|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2022 Җәмгыять
Үз татарын мыскыл итеп язган дип гаепләмәгез – дөресе шулай (ҖАН АВАЗЫ)Соңгы елларда үзебездә эшче куллар җитмәүне сәбәп итеп, Таҗикстан, Үзбәкстан кебек илләрдән күпләп кеше кертә башладылар. Аларның зур күпчелеге – 25-45 яшьтәге ир-егетләр. Баштагы биш-алты елда шулай булды. Тора-бара алар үзләре ныклап урнашып, 15 яшьлек энеләрен дә, 60-65 яшьтәге туганнарын да алып килеп урнаштырырга тотындылар. Шунысы гаҗәп: аларда дин зур үсеш алган булса да (Русия белән чагыштырганда, билгеле), арада аракы эчүчеләре, караклыкка гади бер нәрсә итеп караучылары, җинаять эшләүдән тайчанмаганнары, ялганларга осталары да җитәрлек.
Үз эшчеңнең кадерен белергә кирәк. Ышанып әйтәм, бездә эшче куллар җитәрлек, түләү юк, түләгәненекен тузга язмаган штрафлар уйлап табып тотып калалар. Кешенең рәнҗешеннән, каргыштан ничек курыкмый алар – белгән юк. Өстәвенә кеше көлдереп мәчеткә йөргән булалар, ифтар мәҗлесләре ясыйлар. Алар табынга куйган ризыкларда уникешәр сәгать эшләп, ат хезмәте куеп ирешкән акчасы тотылып калган кешеләрнең, аларның әти-әниләренең, сабыйларының күз яше бар. Нинди савап булырга мөмкин монда? Хәер, муллаларның да урыннарына һич лаек булмаганнары бар. Искитәрлек нәрсәләр күп булса да, иң шаккатырганы шул – күрми кала күрмәсеннәр тагын дип, шушы мәҗлесләрне телевизордан күрсәтеп, газеталарга яздырып, үзләренә пиар ясыйлар.
Сез күз алдына гына китерегез: язгы, көзге чәчү вакытында кул астындагы агрономын орлыкны җиргә кертмичә, “каядыр куюда” гаепләгән фермер шул җирдән гектарыннан 45-50 центнер уңыш ала. Җиргә орлык кермәгәч, каян килде ул шулкадәр уңыш? Ә агрономга, бер тикшерүсез, 60 мең штраф сала. Акчаны кире кайтару түгел, ахырдан һичьюгы гафу да үтенми.
Бер агроном гына түгел, тракторчы, терлекче (каравылчыдан кала), нәрсәгә икәнен үзләре дә белмичә штраф түлиләр. Хезмәт хаклары 60 мең сум чыга икән, кулларына 25-30дан артык алмыйлар. Ә документларда, матбугатта, телевизордан мактанганда эш хакын галәмәт зур суммаларда әйтәләр. Шуңа да биредә кадрлар озак тоткарланмый. “Халык өчен” нәрсәдер эшлиләр икән, барысы да диярлек штрафлар чутыннан. Аның каравы эшчеләре арасында эшләп булмаслык шартлар тудырган “замнар”, “помнар”, вак-төяк җитәкчеләр чит илдә йөреп, ял итеп кайта шул ук штрафлар исәбенә. Бу турыда район җитәкчелегенә җиткереп карадык. “Мин сезнең өчен ил буенча беренчелектә барган фермерга кисәтү ясыйммы әллә?” – дигән җавап ишеттек. Нәрсә хисабына беренчелектә соң ул? Эшчеләре, белгечләре уникешәр сәгать эшләгәнгә түгелмени?
Бездә элек гектарыннан 12-18 центнер уңыш алына иде. Шул бөтен нәрсәгә җитте: йөге белән халыкка өләштеләр, колхоз малларына фуражга, дәүләт заданиесенә дә җитте. Хәзер гектарыннан 50 центнер алалар – бер нәрсәгә җитми. Узган ел пай җирләренә бер грамм ашлык бирмәделәр (салам, печән гомумән юк). Акча бирәбез дип ялганлап карта реквизитларын, паспорт мәгълүматларын алдылар, бүгенге көнгә кадәр акча күчергән кеше юк әле. Шулай булгач, минем биш гектардан артык пай җиремә ярты капчык ашлык бирә алмаган кешенең ил буенча беренчелектә баруыннан миңа ни файда?
Халыкны сугыш вакытында да бу кадәр талау булмагандыр. Интегеп, җелегең суырылып асраган сыерыңның сатылган сөтеннән дә салым алып калалар бит. Без бит ялкау халык түгел, эшлибез-эшлибез, кайчан булыр юньле тормыш? Шулкадәр сусадык бит кешечә яшәүгә, эшләүгә, кешечә карашка. Күпме була инде җилкәңдә дистәләгән әрәмтамак асрап?! Хәзер балаларыбыз җилкәсенә мирас булып күчеп кунды ул сорыкортлар. Җидешәр төрле салым гына түлибез бит! Мин гел уйлыйм, бу җитәкчеләр эштән киткәч йөзләренә “дворник” куйдыртсалар гына инде: халык төкереген кулъяулык белән генә җыеп бетерә алмаслар. Шуңа күрә ераккарак чыгып таю ягын карыйлар да инде алар, пенсиягә чыкканчы күпчелегенең чит илдә йорты, фатиры хәзерләп куелган, үзенә генә түгел, оныкларына үлгәнче җитәрлек мая тупланган.
Түзем дә инде без! Диваналык көчле чөнки, шуңа Русиядә коллык гасырларга сузылган, тамырын үзебез сугарабыз бит. Безне зомбилар белән генә чагыштырып була. Җаныбызга урнашкан мескенлек, куркаклык, коллык сыйфатлары мәңге бетәчәк түгел, кайсыбыз тырыша соң бетерү өчен? Без түзем, сабыр халык дибез. Сабырлыкмы соң бу? Дөньяда горурлык дигән нәрсә дә бар, югыйсә. Руслардагы “честь” сүзенең татарчасы юк. Бездә аның сүзе дә, сыйфаты да юк. Үз татарын мыскыл итеп язган дип гаепләмәгез – дөресе шулай.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
Фото: пиксабай
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|