поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.03.2022 Авыл

95 яшендә авылда ялгыз яшәүче Әхмәтгали бабай: "Тыныч тормышның кадерен белик"

Тукай районы Чыршылы авылында яшәүче 95 яшьлек Әхмәтгали абый Җәләлетдиновны яратып “бабай” дип йөртәләр. Озак еллар авылның мулласы булып торган ул. Хәзер дә Коръән ашларында кадерле кунак. Сөбханалла, өлкән яшьтә булса да, тик торганы юк. Күңеле көр, кәефе күтәренке, шигырьләр яза, безгә дә кайберләрен укып күрсәтте.

Авылда ялгыз яши. Балалары, оныклары гел хәлен белеп тора. Тавыклар асрый, эте бар. Әхмәтгали бабайга сугыш михнәтләрен дә күрергә туры килгән.
 
— Тумышым белән күрше Оргыды авылыннан. Балачак рәхәттә узмады. Ат җигеп, җир сөрдек, ашлык чәчтек. Урман кисүдә дә катнаштык. 1944 елда хәрби хезмәткә алындым. Бөек Җиңүгә өлешен керткән, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз, якыннарыбыз рухына дога кылыйк. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белик. Чыршылыга килеп төпләнгәч, колхозда озак еллар балта остасы, ташчы булып эшләдем. Күп йортлар салдык, — дип искә ала Әхмәтгали бабай.
 
Хатыны Маһинур апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Әхмәтгали бабайга якыннарын югалту хәсрәтен кичерергә туры килгән. Хатыны, олы улы мәрхүм.
 
— 52 ел бергә гомер иткән хатыным вафатыннан соң, яңа сәләтем ачылды: шигырь яза башладым. Алар ялгызлык, тормыш мәгънәсе, туган авыл турында. Кешегә, үзен ялгыз хис итмәсен өчен, бер шөгыль кирәк, — ди Әхмәтгали бабай. Шигырьләре китап булып басылып та чыккан. Моннан тыш әңгәмәдәшем моңлы итеп җырлый, гармунда да уйный.
 
Авылда ул 300 гә якын балага исем кушкан. “Баланың исеме мәгънәле, аңлаешлы, әйтергә җайлы һәм татарча булсын дип киңәш бирәм”, — ди үзе.
 
— Озак яшәүнең сере нидә? — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
 
— Күпне күрмә, күпне белмә, сабыр бул. Башкаларга яхшылык телә. Кайбер кеше ялкау була, икенче берәү көчен аямыйча эшли. Алтын урталык, чама хисен белү кирәк. Барына канәгать булып, шөкер итеп яшәү мөһим. Арыш ипиен тозга манып ашарга яратам. Ничә яшьтә булсаң да, хәрәкәт кирәк. Иртән физик күнегүләр ясыйм. Көн саен авыл урамнарын җәяү әйләнеп керергә тырышам, — дип сөйләде Әхмәтгали бабай. Аллаһ сезне сәламәтлектән аермасын.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.03.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»