|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2022 Фаҗига
Казанда үз фатирында 30 яшьлек ир-ат янып үлгәнКазанның Г.Ибраһимов проспектындагы 59нчы йортта бер фатирның хуҗасы кичке унда килеп чыккан янгында үлгән. Күрше фатирларда яшәүчеләр зыян күрмәгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын дүртенче каттагы фатирда чыккан. Ачыкланганча, коридорда әйберләр яна башлаган. Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр 30-35 яшьлек ир-атның мәетен таба.
Күрше фатирларда яшәүчеләр зыян күрмәгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк алты кеше өйдән эвакуацияләнгән.
Янгын сәбәпләре ачыклана.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|