поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.02.2022 Җәмгыять

13 яшьлек Самирә Рәхимова: «Калфак чигеп телефонлык акча эшләдем»

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 13 яшьлек Самирә Рәхимова оста итеп калфак чигә. Әлеге эшкә ул 11 яшендә тотынган. Кечкенә кызны бөтен республикада беләләр хәзер. Ул ясаган калфакларны күпләр кия. Оста куллы кызның әнисе дә кул эшләренә хирыс икән.

– Минем әбием бик оста иде. Ул безне кечкенәдән кул эшләренә өйрәтте. Әбинең сандыгы әле дә өебездә кадерле истәлек булып тора, – ди Самирәнең әнисе Ильмира ханым. – Икенче кызым беренче сыйныфта укыганда бер бәйгедә катнашырга булды. Без аны әзерли башладык. Күлмәген дә тектек, тик калфак юк. Кая гына бармадык, табып булмады. Шуннан соң Самирә белән бергә утырдык та калфак чигәргә булдык. Бу эш кызыма ошап китте. Мин анда гел үсендереп торырга тырыштым, булдырасың, дию балама көч бирде. Ул ясаган калфаклар берсеннән-берсе матуррак килеп чыга хәзер.
 
Самирәнең үзе белән дә сөйләштек. Әлегә кул эшләренә ял көннәрендә һәм каникулда гына алына икән. Калфакка заказларны да җәй көне ала. Кечкенә кызның кул җылысы белән эшләнгән калфакларны Сарман районының мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә дә җибәргәннәр, Мамадышка килгән туристлар да сатып алып киткән.
 
 
– Киемнәрне чигеп бизәргә яратам. Әле менә футболкаларга, акча янчыгына милли бизәкләр ясый башладым. Калфакны бәрхеттән тегәм, аннары төрле сәйләннәр белән бизим. Алтын җепләр белән дә чигә беләм. Бизәкләрне алдан төшермим. Кулларым үзе белеп чигә, – ди ул. – Калфак, түбәтәйләрне интернеттан оста Луиза Фәсхетдинованың кул эшләреннән карап өйрәндем. Аның түбәтәйләрен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та кия бит. Әле миңа чын оста булыр өчен бик күп тырышырга кирәк.         Самирә районда узган бәйрәмнәрдә калфакларын сата икән. Узган ел Сабантуй бәйрәмендә кул эшләрен сатып, үзенә кесә телефоны алырлык акча эшләгән. Кызның һөнәрләре моның белән генә бетми. Ул бик оста итеп рәсем ясый, тортлар да пешерә икән.
 
– Кулың эш белү рәхәт икән ул. Кыз кеше оста булырга тиеш дип уйлыйм. Ничә төрле һөнәр белсәң дә күп түгел, – ди кечкенә кызчык. – Әниебез бар эшкә өйрәтеп үстерә. Мин исә, үзем акча эшли алгач, чигә белүем белән бик горурланам. Әлегә үскәч кем буласымны төгәл әйтә алмасам да, чигүне ташламаячагымны бик яхшы беләм.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.02.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»