поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.02.2022 Җәмгыять

Шөкер итә белмибез. Аның өчен акча да, мал да кирәкми...

Игътибар итәбезме икән, без бик еш кына, элек болай булган, элек тегеләй булган, элек яхшырак иде, сыйфатлырак иде, дип сөйләргә яратабыз. Һәрвакыт һәр көнне элеккеге көн белән чагыштырып яшибез. Бу гаҗәп хәл түгел, чыннан да, элек табигый ризык ашаган, бу тамаша күп машина булмаганга күрә, саф һава сулаган һәм ни гаҗәп – акча да болай күп тотылмаган.

Бүген киштәләре азык-төлек белән тулган кибетләргә керәбез дә, бөтен нәрсә кыйммәтләнде, дибез, һәрберебез машинада йөри һәм шул ук вакытта бензинның бәясе югары булуга зарланабыз, җылы, матур фатирларда, йортларда яшибез. Аны җылытыр өчен утын ташып, мичкә якмыйбыз, суны көянтәләп ташымыйбыз, суны җылытып юынмыйбыз, балалар керосин лампасы астында өй эше әзерләми, әмма шул рәхәтләрнең тәмен белеп яшисе урынга, һәрвакыт торак-коммуналь хезмәте өчен түләүләрнең күп булуына зарланабыз. (Әйе, зур. Беркем дә инкяр итми, әмма фатирны җылытуда, яктыртуда, анда җылы су булуында безнең кул хезмәте кермәгән. )
 
Балалар дигәннән, игътибар итәсезме икән, хәзер бит апасыннан, абыйсыннан калган өс киемен, аяк киемен киеп туздырып бетерүче балалар да сирәк. Аларга “апаныкы”, “абыйныкы” түгел, ә шәхсән үзенә алынганы кирәк. Ә элек кат-кат ямаулы кием кигәннәр, алай гына да түгел, шулай урамга чыгудан да, дуслары белән уйнаудан да оялмаганнар. Ә бүген кидереп кара син балага үзенә ошамаган киемне!  
 
Элек кеше эшләсә дә, бирелгән хезмәт хакына ашыйсы килгән ризыгын ала алмаган, чөнки ул ризык кибеттә булмаган, киштәләр буш булган, сирәк кенә кайта торган азык-төлеккә яртышар көн чират торганнар.
 
Элек каядыр барыр өчен өй тәрәзәсеннән төймәгә (кнопкага) басып машинаны кабызып, җылытып җибәрмәгәннәр, зәмһәрир салкында юка гына киемнән машинада ерак юлга чыкмаганнар, ә ат арбаларында өскә кат-кат кием киеп, бала-чаганы селкенә алмаслык итеп төреп бетереп сәфәргә кузгалганнар. Башкача юлга чыгу мөмкин булмаган.
 
Элек кер, савыт-саба юу машиналары, ризыкны мәшәкатьсез генә итеп, тиз генә пешереп бирә торган газ плитәләре, электр, индукцион плитәләр булмаган. Әмма әниләр, дәү әниләр, ниндидер могҗиза белән, барысына да өлгергән. Идәнне робот түгел, ә үзләре юган, керне үтүкләүнең дә үз мәшәкате булган.
 
 
Ә аннан да элегрәк, гомумән, илдә тынычлык булмаган. Кеше һәр көне, иминлеге, гаиләсе балалары өчен куркып яшәгән... Монысы инде башка тема.
 
Бүгенге тормышны элеккеге белән чагыштыра торган соңгы буын – ул бездер – 90нчы елларда туучылар... Әниләр, дәү әниләр алып барган тормыш рәвешен хәтерләгәнгә күрә, XXI гасырга бераз гына булса да “элек”не хәтерләп аяк бастык. Дәү әниләрнең авыр тормыш еллары турында сөйләүләрен үзенә “сеңдереп” үскән буын. Бездән соң андый буын булмас, алар “элек”не китаптан гына укып белер. Балаларыбыз яңа тормышта дөньяга килде. Яңа тормыш, әмма ул да, билгеле, үз авырлыклары белән. Шөкерсез тормыш дияр идем мин аны. Әйбер күп, әмма аның бәрәкәте, тәме булмаган тормыш бу. Кызганычка, аның матурлыгын күрә, рәхәтен тоя алмыйбыз. Яки тоя белмибез. Монда бары тик үзебез гаепле түгелме?!
 
Хакыйкатькә чагыштыру аша ирешелә, диләр. Зарланып, Аллаһы биргән гомеребезне, көнебезне заяга үткәргәнче, бүгенге тормышыбызны “элек” белән чагыштырырга өйрәник әле. Бераз гына булса да уйланыйк әле. Әйе, һәркемнең үз мәшәкате, үз авырлыгы, берәүнең дә гамь савыты буш түгел. Һәркем үзенчә сынала, һәркем үз юлын үтә... Әмма нинди авыр хәлдә булсак та, иң беренче чиратта, үз-үзебезгә ярдәм итүче кеше – ул үзебез. Элек булган тормыш белән хәзерге тормышны янәшә куеп карасак, бүгенгенең адәм баласына биргән мөмкинлекләренә шөкер әйтербез. Шөкер сүзләре әйтер өчен акча да, мал да кирәкми. Моны гадәткә кертик һәм үзебез дә тормышыбызның әз генә булса да “элек”кеге кебек бәрәкәтле, кызыклы булуын тоярбыз.
 
Фото: https://pixabay.com/ru
 

Айсылу ЮЛДАШЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»