поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.02.2022 Сәясәт

"Без Украинага чын декоммунизациянең нәрсә икәнен күрсәтергә әзер"

Россия Президенты Владимир Путин бүген Украинадагы вазгыять белән бәйле рәвештә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Украина хәрби көчләре белән чит ил киңәшчеләре идарә итә, дигән фикердә Президент. Шуңа бәйле рәвештә, НАТОның Украинага килүе Россиягә турыдан-туры куркыныч тудыруын да ассызыклады

"Донбасстагы хәлләр критик юнәлеш алды. Украина безнең өчен күрше дәүләт кенә түгел. Бу - безнең дуслар, бергә хезмәт иткән кешеләр. Безнең туганнар. Без алар белән кан аша бәйләнгән. Хәзерге Украина тулысынча коммунистик Россия тарафыннан төзелгән", - дип тарихка күз салды Владимир Путин. Ул Украинага нигез салынган беренче көннән алып, Владимир Ленин чорында Россиянең кайсы өлешләре Украинага бүләк ителүен искә алды. Әмма монарда Путин берәүне дә гаепләми, ул чор бик авыр булган, ди Россия Президенты.
 
"Украина - тулысынча Владимир Ильич Ленин исемендәге республика. Ленин - Украинаның архитекторы. Хәзер Ленинның "рәхмәтле" буыны аның һәйкәлләрен җимерә. Имеш, декоммунизация. Без Украинага чын декоммунизациянең нәрсә икәнен күрсәтергә әзер", - дип тарихи вакыйгаларга мөрәҗәгать итте Путин.
 
СССР таркалганнан соң элеккеге республикаларның бурычларын Россия түләвен дә искә алды Владимир Владимирович. Украина ярдәм сораганда да, Россиянең беркайчан да кире какмавын да ассызыклады.
 
Безнең бердәм илебез таркалуга большевикларның, КПСС җитәкчеләренең хаталары китерде, диде ил башлыгы мөрәҗәгатендә. "Украина хакимияте баштан ук безне берләштергән әйберләрне кире кагып, дәүләт төзи башлады",- ди Путин.
 
Хәзерге чорга килсәк, Россия Президенты 2014 елда Мәйдандагы хәлләрне АКШ финанславын, көнгә 1 млн доллар акча бирелүен дә искәртте. Әмма хәзерге Украина халкының финанс хәле бик үк яхшы түгел. 
 
"2014 елдан алып Украинада суга тарифлар 3 тапкыр диярлек артты. Шул исәптән электрга да. Газга исә унар тапкыр үсте. Күп кешеләрнең коммуналь хезмәтләрне түләргә акчасы юк", - дип искәртте Президент. 
 
Хәрби операцияләргә килгәндә, Украина хәрби көчләре белән чит ил киңәшчеләре идарә итә. Без моны яхшы беләбез, ди Россия лидеры. Шуңа бәйле рәвештә, НАТОның Украинага килүе Россиягә турыдан-туры куркыныч тудыруын да ассызыклады Владимир Путин. "Аларга Россия кебек көчле, зур ил кирәкми",- дигән фикерен җиткерде Президент. 
 
Билгеле булганча, бүген Россия Президенты Владимир Путин Куркынычсызлык Советын җыйды. Анда сүз Украина, ЛНР һәм ДНР хакында барды. Төгәлрәк әйткәндә, совет әгъзалары ЛНР һәм ДНРны мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләр дип танырга кирәклеген искәртте. 
 
"Киев хакимияте ике тапкыр бу территорияләрдә хәрби операцияләр уздырды. Бу еллар дәвамында алар бу җирләрдә яшәүчеләр өстеннән көлде. Кешеләр күп еллар дәвамында, балалары белән подвалларда яшәде", - диде Владимир Путин.
 
Ахыр чиктә, Владимир Путин Россия тарафыннан ДНР белән ЛНРны мөстәкыйль дәүләт итеп тану турында игълан итте.
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»