|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2022 Спорт
Камилә Вәлиеваның үзен начар хис итүе билгеле булдыРоссиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпия уеннарындагы кыска программадан соң матбугат конференциясенә үзен начар хис итүе аркасында килмәгән. Элегрәк Вәлиеваның матбугат конференциясенә килмәве турындагы карарның шәхсән Россия Олимпия комитеты тарафыннан кабул ителүе билгеле булган иде.
Исегезгә төшерәбез, Камилә Вәлиева Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Икенче урынны Анна Щербакова яулады. Александра Трусова — дүртенче.
Фигуралы шуу осталары ирекле программа белән 17 февральдә чыгыш ясаячак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана.
Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе Камилә Вәлиева тирәсендә допингка кагылышлы җәнҗал буенча CAS карарының барлык аспектлары турында зур материал бастырган иде.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|