поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.02.2022 Җәмгыять

101 яшьлек Фатыйма Шаһивәлиева: «Бу яшьтә табибка бару оят»

Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында гомер итүче Фатыйма әби күптән түгел 101 яшен тутырды. Күпне күргән, күпне кичергән ул. Хыялы да бар: Курил утрауларын тагын бер барып күрәсе килә аның.

– Безнең әби 27 яшендә кияүгә чыга. Бабай хәрби кеше булгач, ул кая барса, әби дә шунда ияреп йөри. Кырыс холыклы бабай янәшәсендә барысын да җайлап-көйләп яши ул. Курил утравында яшәгән чакта өч балалары туа. Шуннан соң аларны туган якка кайтаралар. Монда кайткач, тагын биш балага гомер бирә алар. Кызганыч, ике туганыбыз исән түгел инде, – ди Фатыйма әбинең оныгы Гөлнур Хурамшина.
 
Әхмәтгали абый озын гомерле булмый. 1982 елда бакыйлыкка күчә. Фатыйма апа бүген дә аек акыллы, бөтен нәрсәне хәтерли, бер дә зарланмыйча яши. Ачлык елында туып, сугыш чорларын кичереп, күп  авырлыклар күреп яшәгән ул. Холкы шундый – кешегә начар сүз әйтми, авыр бәрелми,  зарланмый. Янында яшәүче уллары Якуб белән Наил дә әниләрен гел мактап тора.
 
– Без – бик бәхетле кешеләр. Әниле килеш картаябыз, бүген дә аның яратуын тоеп яшибез. Абыем – 73 яшендә, мин туганнарың – иң кечесе. Миңа да 58 инде. Әниле булуга ни җитә! Бергә табын янына җыелып чәй эчүләр ни тора! Әни сөйли, без тыңлыйбыз, – ди Наил абый.
 
Якуб абый да, Наил абый да гаилә кормаганнар. Башта ике бертуганнарының бер-бер артлы фаҗигале төстә һәлак булулары, аннары әтиләренең вафаты аларның тормышын үзгәртә. Якуб абый ир туганнарының үлемен авыр кичерә. Эш белән юанырга тырыша. Кайда авыр хезмәт – шунда чыгып китә. Казахстанга да барып эшли. Наил абый исә, армиядән кайта да, әниләре ялгыз яшәмәсен дип, аның янына төпләнә. Иң кечесе бит. Бурычы шундый.
 
– Без, алты бала, бик тату яшибез. Туганнарыбыз кайтып ярдәм итеп тора. Әни үзе дә кызлар кебек әле. «Авырыйм» дигәне юк. Шушы яшькә җитеп, бер тапкыр да табибка барганы булмады. Туган көне белән котларга килгән район башлыгы Анатолий Иванов, күзем начар күрә дигәч, әнине үзе хастаханәгә алып барам дигән иде. Әни оялды. «Шушы яшемдә табиб эзләп йөрергә Аллаһы Тәгаләдән оят», – ди ул. Башка җире авыртмый. Хәтере дә бик яхшы. Рәхәтләнеп әллә кайчангыларны  искә алып утырабыз, – ди Наил абый. – Әнинең белмәгәне юк. Легенда ул безнең. Авылда да тарихны өйрәнүче кешеләр безгә килә. Әле менә Якутиядән бер авылдашыбызның улы кайткан иде. Әтисенең нигезен эзли. 1937 елда авылдан чыгып киткән булганнар. Әни ул абыйның исем-фамилиясенә кадәр әйтеп биреп, торган урыннарын күрсәтте.
 
101 яшькә җитәр өчен, ничек яшәргә соң? Наил абый, озак яшәүнең сере – кешенең күңелендә, ди.
 
– Әни сигез бала үстереп тә, бер зарланмады. Колхозда төрле эшләрдә эшләде. «Арыдым» дип әйтә белмәде. Алты ай эчендә ике газизен салкын җир куенына салгач та, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый, язмышлары шулдыр, дип сабыр итте. Калган балаларына догасын укып тора. Күршеләр белән дус яшәде. Көчле рухлы булды. Әле дә барыбызга үрнәк ул, – ди Наил абый. – Иртәнге биштә итле шулпа ашый ул. Аппетиты яхшы. Көн саен саф һавада йөри. Озак яшәгәнен  белә. Әмма тормыштан туйдым дими. Һәр туар таңга рәхмәтен әйтеп, шөкер итә. Әле менә соңгы арада, гомер булмаганны, җырлый башлады. «Мәтрүшкәләр»не җырлаганны рәхәтләнеп тыңлап утырабыз. Җырласын гына да, яшәсен генә әле! Әни барда безгә бик рәхәт!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.02.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»