поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.02.2022 Дин

Якын кешеңнең кабере өстендә чәчәк үстерү гөнаһмы?

Газетабызда дингә кагылышлы сорауларга җавап бирүне дәвам итәбез. Аларга Коръәнне русчага мәгънәви тәрҗемә иткән, гарәп теле курслары-дәресләре, дини китаплар авторы, дин белгече Илнур Әбу Гадел хәзрәт җавап бирә.

– Туган авылыбыз без торган шәһәрдән 100 чакрым ераклыкта. Авылга кайткач, намазларны тулысынча укый идек. Әмма бервакыт өеннән 100 чакрым ераклыкка киткән кеше сәфәрдә санала һәм ул фарыз намазларын гына, әле аларның да ике генә рәкәгатьләрен укырга тиеш диделәр. Без авылга кайткач намазны ничек укырга тиеш икән?
 
– Әгәр дә кеше ерак җиргә китә икән, ул мөсафир була. Күпчелек галимнәр өеннән сиксән чакрым чамасында киткән кеше – мөсафир диләр, кайберләре моңардан да кимрәк араны әйтәләр, иң күбе – сиксән чакрым. Әгәр кеше шәһәр читеннән санаганда сиксән чакрым яки аннан күбрәк ераклыктагы авылына кайтса, шәһәр читеннән чыгып, иң соңгы йортлардан соң бер генә чакрым китүгә, ул инде мөсафир санала. Авылына кайтып, анда дүрт көннән, ягъни егерме намаздан әзрәк вакыт тора икән, ул мөсафир санала. Ә дүрт көннән күбрәк торса, анда даими яшәүче кеше – мокыйм кебек була һәм намазларны тулысынча укырга тиеш була. Мөсафир кешегә намазларны кушып укырга, әйтик, өйлә белән икендене, ахшам белән ястүне бергә укырга рөхсәт ителә. Аллаһ Тәгалә мөсафирга шундый җиңеллек бирә. Әмма бу мәҗбүри түгел, кеше үз җаена карый, кушып укыса да, кушмаса да ярый.
 
Шулай ук аңа дүрт рәкәгать фарыз намазларны ике рәкәгать итеп укырга кирәк: өйләнең дүрт рәкәгать фарызын ике итеп, дүрт рәкәгать икендене һәм ястүнең дүрт фарызын да икешәр итеп укый, ә ахшамда өч рәкәгать, аны инде бүлеп калдырмый.
 
Туган авылында яки чит җирдә дүрт көннән азрак торып, сәфәрдән өенә кайтканга кадәр шулай укый. Әгәр тулысынча укыса, сөннәтне үтәмәгән була, ә намазы дөрес була.
 
Тагын бер фәтвә: мәсәлән, авылда яки сәфәрдәге бүтән урында җәмәгать бар, мәчет бар ди, йә кеше туган йортына кайтты да, анда туганнары бар ди, бу вакытта ул һәр намазны алар белән укый. Әгәр алар дүрт рәкәгать укыса, бу кеше дә дүрт рәкәгать укый.
 
Ә нәфел, сөннәт намазларын укыргамы-юкмы? Галимнәр мөсафир кеше теләсә, барысын да укый диләр. Әгәр дә ул сөннәтләрне һәрвакыт укый торган кеше булса (аларны бөтенләй укымаучылар да булырга мөмкин), аңа өйләнең сөннәтләрен, ахшамнан соң ике сөннәтне һәм ястүдән соң ике сөннәтне калдыру рөхсәт ителә. Ә витрны һәм иртәнге намазның ике сөннәтен калдырмый һәм әгәр доха намазын даими укый торган булса, анысын да укый, теләсә, төнге тәхәҗүт намазларын да укый. Өстәп шуны әйтәм, моны да белергә кирәк: әгәр кеше гомер буена бер мәртәбә дә сөннәт намазын укымаса, фарызларын гына тиешенчә, җиренә җиткереп укып барса, бу кеше өстендә бер гөнаһ юк. Моңа дәлил хәдис бар: Пәйгамбәребез (сгв) янына бер чүл гарәбе килгән дә: “Биш фарыз намазны укыйм, берне дә өстәмим, берне дә киметмим, тагын нәрсә эшлим?” – дип сораган. Пәйгамбәребез: “Рамазан аенда ураза тот”, – дигән. “Ураза тотам, бер көн дә киметмим, бер көн дә өстәмим”, – дигән гарәб. Шуннан Пәйгамбәребез (сгв): “Әгәр булдыра алсаң, үз гомереңдә бер тапкыр хаҗ кыл”, – дигән. Теге кеше тагын: “Берне дә киметмим, берне дә өстәмим”, – дип җавап биргән. Шуннан Мөхәммәт пәйгамбәр (сгв) аның турында: “Әфләх ин садак”, ягъни, “ул уңышка ирешә, җәннәтле булыр, әгәр дөресен әйткән булып, үз сүзендә торса”, – дигән.
 
Кыскасы, әгәр бер кеше сәфәргә чыгып, мөсафир булды, төрле кыенлыкларга юлыкты: намазлар укырга җае юк, вакыты юк, йә аны кеше көтеп тора, йә урыны юк икән, ул фарыз намазларын гына укыса да, Аллаһ каршындагы бурычын үтәгән була. Ә сөннәтләрен укыса, өстәмә савап ала.
 
– Хатын-кызны кәфеннәгәннән соң соңрак кайткан туганнарына, танышларына аның йөзен ачып күрсәтергә ярыймы, моннан аның тәхәрәте бозылмыймы?
 
– Күрсәтергә ярый, аны күрүдән мәетнең дә, аңа караган кешеләрнең дә тәхәрәтләре бозылмый. Мәетнең битеннән сыйпап алу яки үбеп алудан да тәхәрәтләр бозылмый. Шәригатьтә моны тыючы хөкем юк.
 
– Мөселман кешесенә балык ашарга яраганын беләм, ә кальмар, мидия, креветка, кысла кебек диңгез, елга ризыкларын ашарга ярыймы?
 
– Ислам галимнәре әгәр хайван су белән генә, судан чыкмыйча гына яши икән, ул хәләл була диләр. Дәлил итеп, Әбү Хөрәйрә (рг) сүзләреннән түбәндәге хәдисне китерәләр. Бер кеше Пәйгамбәребез (сгв) янына килгән дә: “Әй, Аллаһның илчесе, без диңгезгә чыкканда үзебез белән су алабыз, ул су күп түгел, әгәр дә без аның белән тәхәрәтләнә башласак, безгә эчәргә су калмаячак, безгә диңгез суы белән тәхәрәт алырга ярыймы?” – дип сораган. Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: “Диңгез суы белән тәхәрәт алырга ярый, һәм диңгездән чыккан үлгән хайван ул – хәләл”, – дигән. Әлеге хәдисне бик күп дәрәҗәле галимнәр китерә, һәм ул сәхих хәдис санала. Аңа таянып, галимнәр диңгездә нинди генә хайван яшәсә дә, ул хәләл диләр. Сез санап үткән барлык диңгез хайваны да хәләл. Кайбер галимнәрнең аларны ашарга ярамый дип әйтүләре бар, әмма аларның дәлилләре көчле түгел.
 
– Зиратларда бик матур чәчәкләргә күмелгән, чиста, караулы каберләр очрый. Ләкин мин күптән түгел социаль челтәрләрнең берсендә “мөселманнар кабердә чәчәк үстерергә тиеш түгел, бу безгә чит халыклардан кергән ят гадәт” дигәнрәк фикер укыдым. Якын кешеңнең кабере өстендә чәчәк үстерү гөнаһ микәнни?
 
– Ислам галимнәре каберләрне зиннәтләү, матурлау шәригатьтә кушылган гамәл түгел диләр. Ни өчен? Чөнки кабернең максаты – үлемне искә төшерү, вәгазьләү. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв): “Каберләрне зыярәт кылыгыз, чөнки алар үлемне искә төшерәләр”,– дигән. Бу сәхих хәдис, аны имам Мөслим китерә, ул гына түгел, барлык галимнәр әйтәләр. Шуңа күрә кабер өстенә чәчәк утыртырга, чардуганнар, плитә-ташлар куярга ярамый. Кабер өстендә табигый таштан кала бер нәрсә дә булмаска тиеш. Әле ул таш өстенә дә берни язарга ярамый. Шәригать буенча кабер шундый булырга тиеш.
 
Мәккәдә булган кешеләр белә, андагы Хәдичә анабыз ята торган каберстанда рәшәткәләр дә юк, чылбырлар да, фотолар да, исемнәр дә юк – бер нәрсә юк, бары табигый ташлар гына. Шулай ук Мәдинәдә булганнарның күргәннәре бар: Пәйгамбәребезнең (сгв) мәчете янында ук урнашкан каберстанда да каберләр өстендә бер нәрсә юк. Алар гарәпләр булганга күрә каберләре шундый түгел, ә шәригать шулай кушканга анда каберләр шундый. Пәйгамбәребез (сгв) Гали радыйаллаһу ганһене ниндидер сугышка җибәргәндә әйтә: “Әгәр бер карыштан биегрәк кабер булса, аны иш”, – ди.
 
– Тәхәрәт алу турында интернетта ничек язылган икән дип, эзләп караган идем, бер сайтта тәхәрәт алганда укыла торган догаларга юлыктым. Анда битне, кулны, аякны – һәр әгъзаны юган саен аерым дога укыла дип, төрле догалар язганнар. Мин болай эшләмим. Хәзрәт, аңлатсагыз иде, тәхәрәт алганда догалар уку фарызмы әллә сөннәтме? Аларны укымагач, минем тәхәрәтем дөрес булмыймы икән?
 
–Ибнүл-Кайим әл-Җәүзия үзенең “Зәд әл-Мәгад” дигән китабыннан Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (сгв) тәхәрәт алган вакытта түбәндәге догаларны гына укуы билгеле. Иң башта ул “Бисмилләһ” дип әйткән һәм иң ахырдан “Әшһәдү ән ләә иләһә иллә-ллаһу вәхдәһү ләә шәриикә ләһ үә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү үә рәсүлүүһ” һәм тагын “Әллаһүммә җәгәлни миннәт-тәүүәбинә үә җәгәлни минәл-мутәтаһһириинә” дип өстәп әйткән. Тагын бер сүзе бар: “Сүбхәнәкә үә бихәмдик әшһәдү ән ләә иләһә иллә Әнтә әстәгъфирукә үә әтүбү иләйк”. Менә әлеге догалар бар, ә болардан башка догалар – барысы да ялган һәм уйлап чыгарылган – бу Ибнүл-Кайим әл Җәүзия сүзе. Имам ән-Нәвави кеше битен юганда, кулларын һәм аякларын юганда укый торган догалар – алар берсе дә Пәйгамбәребездән (сгв) түгел ди. Согуд Гарәбстанының Фәтвә комитеты фәтвәсе дә шундый: Пәйгамбәребез (сгв) тәхәрәт алганда югарыда китерелгән догаларны гына укыган, мөселманнар бүтән догалар да укыйлар икән – болары Пәйгамбәрдән (сгв) түгел. Димәк, Пәйгамбәребез (сгв) ничек тәхәрәт алган, шул вакытта ниләр укыган, без дә шуны гына эшләргә тиеш, ә калганнарын уку дөрес түгел, алай эшләргә кирәкми.
 
– Күп кенә үлән төнәтмәләре спирт яки аракы белән ясала. Мөселманга андый төнәтмәләрне эчәргә ярыймы? Спиртлы төнәтмә белән авырткан җирен уса, әйтик, биленә сөртсә, аңа шул хәлдә намаз укырга ярыймы?
 
– Спиртлы даруларга килгәндә, монда ике мәсьәлә бар: беренчесе – тәнгә сөртү. Тәнгә сөртергә ярый. Спиртны да, спиртлы даруларны да. Кайбер галимнәр спирт нәҗес диләр, кайберләре нәҗес түгел диләр. Нәҗес түгел дигәннәренең сүзләре көчлерәк, чөнки спиртның нәҗес булуын раслаган туры дәлил юк. Шуңа күрә кеше спирт сөртсә яки өстенә спиртлы хушбуй сипсә, аның белән намаз укый ала һәм ул нәҗес түгел. Кемдер нәҗес дип шикләнсә, белсен, спирт ул берничә минуттан очып бетә, юкка чыга, аның эзе дә калмый. Спиртлы даруларны эчәргә ярыймы? Галимнәр фикеренчә, әгәр сайлау мөмкинлеге бар икән, спиртлы дару урынына спиртсызын кулланырга кирәк. Әгәр сайлау мөмкинлеге юк икән, ул вакытта спиртлысын да ярый, чөнки бу зарурият, чарасызлыктан эчү була. Шулай да авыру аны кирәк кадәр генә кулланырга тиеш. Мәсәлән, кешенең чире бик көчле, аңа спиртлы дару кулланырга кирәк, бүтәнчә дәвалап булмый һәм врач аңа даруны ярты кашык эчәргә дип әйткән икән, шуннан артыгын ярамый!
 
– Мөселман кешесе нигә чирли, аңа нишләп авырлык килә? Дин юлына баскан кешегә авырлык күбрәк тә килә башлый кебек, кайберәүләр, ул хәсрәтләргә түзә алмыйча, хәтта диннән чыгып китәләр...
 
– Мөселман кеше булганга күрә чирли. Мөселман да кеше, кяфер дә кеше, ә кеше чирли. Шуңа күрә әгәр кеше исламга килә икән, Аллаһка буйсына икән, бу әле ул беркайчан да чирләмәячәк дигән сүз түгел. Монысы – беренчедән. Икенчедән, ул чирли, чөнки бу дөньяда яши. Ә бу дөньяда кеше чирли дә, ач та була, күңеле дә төшә, шатлана да, бәхетле дә була, бәхетсез дә була, чөнки бу дөнья шундый. Ул моңардан берничек тә котыла алмый. Һәм бу дөньяда кеше үлә дә.
 
Без сынау дөньясында яшибез, бөтен кеше имтихан тота. Бу хакта Аллаһы Тәгалә “Мөлек” сүрәсендә: “Аллаһы Тәгалә үлемне бар кылды, яшәүне бар кылды сезне имтихан кылу өчен: сездән кайсыгыз үзенең гамәлләре белән яхшырак. Аллаһ ул бөек һәм кичерүче”, – ди. Шулай ук “Әл-Гәнкәбүт” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Әллә алар иман китергәч сынау булмаячак, Аллаһ аларны калдырыр дип уйладылармы?” Дөньяга килгәч тә, мөселман булгач та, Аллаһка буйсынып яшәү дәверендә дә кеше даими сынау үтеп тора. Шулай ук мөселманнар күбрәк чирли дигән фикер дә бар. Бу дөрес сүз түгел. Мөселманнар кяферләргә караганда күбрәк тә чирләми, алар бүтәннәргә караганда ачрак та, фәкыйрьрәк тә түгел – Аллаһ Тәгалә кемгә күпме тели, шулай бирә. Бу дөньяда барысы да төрлечә.
 
Аннары кеше исламга килгәч, шәригать кушканча яшәү аңа авырлык кебек күренергә мөмкин. Юк, ислам ул авырлык түгел. Пәйгамбәребез сүзен кабатлыйбыз: “Ислам – ул җиңеллек”. Беренче мәлдә, тормышын дини кануннарга көйләгәндә аңа авыр кебек тоелуы бар, әмма күпмедер вакыт үткәч, ул исламда яшәү җиңелрәк икәнен аңлаячак. Әйтик, аңа инде аракы алырга кирәкми, төрле бәйрәмнәрдә исерекләр янында йөрисе юк, ир – хатыны өчен, хатын ире өчен кайгырмый, борчылмый, шикләнми. Шуңа күрә исламда тормыш күпкә җиңелрәк.
 
Аннан белергә кирәк: кешеләр бит әле исламга гына килделәр, әле җәннәткә кермәделәр. Менә җәннәттә чир дә, ачлык та булмаячак, күңел дә төшмәячәк, рәхәт булачак. Ислам – ул әле җәннәткә керә торган юл гына. Һәм әгәр мөселманга авырлык килә икән, ул аның гөнаһларына кәффәрәт – гөнаһларын юа, Аллаһ ризалыгы өчен сабыр итә икән, әҗер җыя, бәла килсә, чирләсә, дога кылып, Аллаһка якыная.
 
 

Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.02.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»