|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2022 Шоу-бизнес
Рәшит Ваһапов белән бер авылдан булган Марат Яруллин: Сәхнәгә абыемның чалбар балагына тотынып чыктымТатар эстрадасына үзенчәлекле җырлары, гадәти булмаган клиплары белән килеп кергән зәңгәр күзле Нижгар егете Марат Яруллин тиз арада тамашачы күңелен яулады. Бигрәк тә яшьләр аны үз итә, җырларын яттан белә, концертларын көтеп ала. Иҗат юлын Мәскәүдә башлаган егетнең Казанга күченүе дә күпләр өчен табышмак булды. Маратның планнары, тормышы турында үзе белән сөйләштек. — Марат, әти-әниең ниләр белән шөгыльләнә?
— Мин татар халкының легендар җырчысы Рәшит Ваһапов белән бер авылдан. Актук әллә ни зур сала түгел. Авыл кешесе терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. Безнең якта иң тәмле татар казысы (казылыгы) ясыйлар. Әни мәктәптә биология һәм география укыта, әти Кызыл Октябрь районы мәдәният бүлеге мөдире булып эшләде. Хәзер авылда клуб директоры. Баянда уйный, җырлый.
— Менә кемнән күчкән икән сәләт.
— Әйе, музыкага тартылу әтидән күчкәндер дип уйлыйм. Ул абыем Ринатны, бармакларыннан тотып, баянда уйнарга өйрәткән. Апам Гөлнараны беренче тапкыр сәхнәгә чыгаручы, миңа юл күрсәтүче дә әти булды. Әни исә шигырьләр яза.
— Абыең Ринат сәнгать кешесе, апаң да мәдәният өлкәсенә якынмы?
— Абыем — белгечлеге буенча юрист, апам — укытучы. Ләкин күңелләре белән сәнгать кешеләре алар. 15 елдан бирле бәйрәмнәр оештыралар.
— Беренче чыгышыңны хәтерлисеңме?
— 2-3 яшьләр тирәсендә, сөйләшә дә белмәгәнмен, әмма җырның берничә сүзен кабатлап булса да баянга кушылып җырлаганмын. Ул вакытта видеокамераларга төшерәләр иде. Чыгышларымны шул тасмалардан карап беләм. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуым Кызыл Октябрь районы үзәге Уразовка авылында булды. Курыкканмын, дулкынланганмындыр инде, күрәсең, абыемның чалбар балагына тотынып чыкканмын. 2017 елда беренче концерт белән дә Уразовкада чыгыш ясадым.
— Сине киноактер буларак та беләбез.
— Белемем буенча театр һәм кино актеры мин. Россия театрында барган “Русалочка” мюзиклында төп герой — Алтын балыкны башкарган идем. Россия кинотеатрларында барган “Счастья, здоровья” фильмында татар киявен уйнадым.
— Танылыр өчен акча гына җитәме? Тамашачы күңелен ничек яуларга?
— Сыйфатлы җыр яздыру өчен акча кирәк. Тик ул гына ярдәм итми. Моның өчен ихлас булу, эшеңне, иҗатыңны ярату мөһим. Үз көчеңә ышану да кирәк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|