поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.12.2010 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Гүзәл Мәхмүтова

ФИО: Мәхмүтова Гүзәл Хафис кызы
Туган көне: 12.07.1991
Туган ягы: Татарстанның иң гүзәл шәһәрләренең берсе – Яр Чаллы
Укыган җире: КФУ, Татар журналистикасы
Иҗат турында: Җаныма иң ошаганы – шигырь язу. Шигырьләр ничек языла, ни өчен языла? Ничек язылуы һәр шагыйрь, язучының үз сере. Икенче сорауга да һәркем үзенчә җавап бирә. Әмма шунысы хак: шигырь хисләр ташыганда, әйтер фикерләр булганда гына языла. Иң яраткан сүзең яки гыйбарәң: “Уйлар ихтыярга буйсынамени?”
Тормыш девизы: Тормыш дигәннәре авыр булса да, көлеп, сөенеп, һәрбер яшәгән көнеңне шатланып уздырырга кирәк. Чөнки сул яктан болыт булса да, уң яктан һәрчак кояшка юл!


Ялгыз тургай
(баллада)

Зәңгәр күкне иңләп-буйлап
Оча бер ялгыз тургай.
Нидер пышылдап кына
Әйтергә тели бугай.

Ул борчыла.Дустын югалткан
Аңладым һәрбер сүзен
Юатырга тырыштым
Тынычландырдым үзен.

Нәни кошчык,түз инде!
Үпкәләмә язмышка!
Карап моңсу күзләренә
Киңәш бирдем бу кошка.

Беләм, кошым, кайгың зур
Минем сүземне тыңла:
Бар хәсрәтеңне онытып,
Йөрәк түреннән җырла!

Гүзәл тавышың белән
Җырла дустың турында
Җан сердәшең һәрвакыт
Булыр синең уеңда.

... Киңәшемне тотып кошчык
Талпынды бер урында
Җырлады бик тырышып
Туган иле турында.

Болыннарны, кырларны
Җырларында мактады.
Ә югалган дусты хисен
Йөрәгендә саклады.

Зәңгәр күкләрне яңгыратып,
Ишетелә бер кошның җыры.
Уелып керә күңелгә
Ялгыз тургаем моңы.

Җырлый ул көнен-төнен
Яңгыратып һаваны
Җырлары аша тапты
Ялгызлактан дәваны.

Яшәү йомгагы

Дөньядагы һәрбер кеше
Елый күңел бушата.
Ачы-ачы яшьләр түгеп,
Кайгыларын йомшарта.

Әрнү-сагыш, кайгы-хәсрәт –
Елауның төп сәбәбе.
Ләкин бәхет – шатлыктан да
Елауга син сәләтле.

Кеше бит ул – ачылмас сер
Күпме хисләргә ул бай!
Йөрәк серем ачыр өчен
Газап чигәм мин шулай.

Яшәү кадрен белеп яшәп,
Син бик күпне җиңәрсең.
Тормышыңны айкап чыгып,
Дөньяларны гизәрсең.

Яшәү йомгагын сүтәргә
Зур тәҗрибә салына.
Ә тәҗрибә үзе дә бит.
Яшәп кенә алына.

Хыялымда йөрткән изге кешем

Хыялымда йөрткән изге кешем
Эзләдем сине аккан сулардан.
Йөрәк талпынуына дәва итеп,
Эзләдем һавадагы йолдызлардан.

Хыялымда йөрткән изге кешем
Һәрчак тоттым сине күңел түрендә
Күзләремне йомдым өмет белән
Уйлап төшләремдә күрергә.

Хыялымда йөрткән изге кешем
Гомерем буе сиңа табындым
Язмыш юлларына чыгуыңны,
Килүеңне көтеп арыдым.

Хыялымда йөрткән кешем – сине бары
Татлы хисләр булуыңны аңладым.
Ә чынлыкта исә, хыялымда яшәп,
Бары үз-үземне генә алдадым.

Кышның ак карлары

Мамык карлар ява җир йөзенә,
Көлтә-көлтә карлар коела.
Әйтерсең лә, чәчәк бәйләмнәре
Күктән төшкән кебек тоела.

Энҗе кебек ялтыравык карлар ява,
Тәлгәш кардан агач коена.
Ап-ак йомшак карның бөртекләре
Әкрен генә төшеп сыена.

Табигатьтә сафлык бәйрәм итә,
Ак карларга ул да шатлана.
Илаһи бер хозурлык хисеннән
Бөек җиһан ясый тантана.

Әнидән кадерле бүләк

Яңа гына туган балама
Бизәп-сырлап әни юрган җибәргән.
Күчтәнәчнең түбәнге бер өлешенә
“Сабыйга” – дип теләк теләгән.

Атап биргән бу бүләкнең серен
Нәни балам үсә төшкәч үзе аңлар
Менә шулай нәсел җебен дәвам итә
Әби, әни, сабый дигән күркәм затлар.

Бизәкләтеп язган әниемнең сүзе
Тирән уйга салды йөрәкне.
Чын күңелемнән рәхмәт әйтәм:
“Әни, кадерләп сакларбыз синең бүләкне!”

Әни

Өч хәрефтән торган бу сүз
Иң газиз сүз җир шарында
Алтын һәйкәл куяр идем
Әниләрнең барына.

Балаларның телләре дә
Ачыла бит “әни” диеп,
Барлык булган яхшылыкны
Үсәбез әнидән күреп.

Нурлы йөзен, тәмле сүзен
Жәлләми ул беркайчан да
Әни кирәк һәрвакытта
Балачакта, картайгач та.

Карап куям әниемә
Ап-ак чәч тәлгәшләре
Күпме йокысыз төннәр
Түгелгән күз яшьләре.

Рәнҗетмик без әниләрне
Картаймасын йөзләре
Тыныч булсын һәрвакытта
Җәйләре һәм көзләре.

Кызганмыйк без әниләрдән
Җылы, матур сүзләрне
Әни белән тиңләштерик
Кабынган йолдызларны.

Туган ягым – газиз җирем

Туган ягым – яшел бишек
Былбыллардай сайрар кошларың
Ак каеннар мине сәламлиләр
Каршы алып, җәеп кочагын.

Түгәрәк син, бетмәс – төкәнмәс тә
Киңлекләрең тоташа күкләргә
Яшәү чыганагы, хозурлык та син
Шифаң тия бик-бик күпләргә.

Челтерәп-челтерәп ага чишмәләрең
Җир куеныннан тәңкә чыгарып.
Яшел хатфә - иркен болыныңда
Үсә чәчәк, җиләк пешә кызарып.

Аланнарың-киңлекләрең иркен
Юк бит синдә ишек – киртәләр.
Туган җиргә булган изге хисләр
Буыннардан – буыннарга күчәрләр.

Мин эзләмим бу җиһаннан алтын-көмеш
Рухи байлык белән тулы күңелем.
Кендек каным шушы җиргә тамгангамы
Беләм, яшәвемнең башкача мөмкин түгелен.

Менә тагын кайттым бик сагынып сине
Йөрәк ярсуына юк бер чамам.
Үзәнеңә башым куеп ант итәм мин
Туган ягым сине бер дә ташламам! 


Сәхифәнең авторы Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 13.12.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»