|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2022 Җәмгыять
"Нинди юләр икән без!" - Сталинның туганы 16 миллионыннан колак каккан
Берничә көн элек 93 яшьлек Леонид Аллилуев исемле кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. (Аның әнисе Сталинның икенче хатынының сеңлесе була.) Мошенниклар аларны телефон аша алдап, акчаларын урлаганнар. Берничә ай элек аңа "Үзәк банк хезмәткәрләре" шалтыратып, тиз арада акчаларын "ышанычлы счет"ка күчерергә киңәш иткән. Пенсионер берничә көн банкоматлар буйлап йөреп, төрле счетларга зур күләмдә акча җибәргән. Барлыгы аның 16 миллион сум булган. Шуннан соң тегеләр элемтәне өзгәннәр.
Вакыт уза биргән, акчаны кире кайтаручы булмаган һәм шунда инде бабай үзен төп башына утыртканнарын аңлаган. Әйткәндәй, бу аның беренче тапкыр гына алдануы түгел икән: ярты ел элек җинаятьчеләргә, банк хезмәткәре куша дип ышанып, 2 миллион сумнан артык акчасын күчергән булган.
Аллилуевның хатыны Галина өчен икенчегә алдаулары аптыратмаган, ә аларның мондый зур күләмдә акчалары булуы сюрприз булган. "Нинди юләр икән без! Бу кармакка тагын ничек элләккәнбездер, белмим, былтыр яз шулай 2 млн.сумнан колак кактык, инде менә янә шул ук хәл! Счетларыбызда мондый акча барлыгын хәтта белми дә идем! Хәзер берсенә дә трубканы алмаячакбыз!" - дип кичерешләре белән уртаклашкан Галина.
Фото: КР.ру
--- |
Иң күп укылган
|