|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2022 Җәмгыять
Мондыйны кешегә санап буламы?! Бу бит акылга сыя торган хәл түгелТатар җырчыларының күбесеннән Аллаһ моңны кызганмаган, мулдан биргән. Ләкин арада үзәкләрне өзәрлек итеп җырлаучылары гына аз. Зөфәр Хәйретдинов “Агымсу”ны җырлаганда миңа бөтен дөнья тынып кала да, бары акрын гына су аккан тавыш кына ишетелгәндәй тоела. Әйтерсең, су буенда утырасың һәм дулкыннарга ияреп, җир белән әллә кайларга китеп барасың. Бу җырны беркем дә, беркайчан да Зөфәр кебек җырлый алмаячак. Яраткан җырчыларымның икенчесе — Илсаф. Аның да теләсә-кайсы җырын рәхәтләнеп тыңлыйм. Ләкин “Кайталар кыр казлары” дигән җырын ничә еллар тыңласам да, бер генә мәртәбә дә елаудан тыела алганым юк.
Монда да шул ук хәл. Илсафның моңы бар дөньяны яулый. Бар галәмгә чиксез сагыш, ялгыз калган кыр казының иңрәве, сызлануы, атып үтерелгән парын сагынып кыйгаклавы дулкын-дулкын булып бәрелеп тарала. Илсаф аны шундый итеп җырлый, әйтерсең ул үзе киек каз. Әйтерсең лә гомергә дип сайлаган парын үзе югалткан. Ул җырлый, ә минем күз алдына бер елның яз башында Шья ярында булган вакыйга килеп, җаным меңгә телгәләнә. Ул вакытта фермалар әле таралмаган, авыллар гөрләп тора иде. Гадәттәгечә, таңгы өчтә торып, эшкә җыендым. Авылны чыгып, ферма юлына борылган өлештән аска таба болын башлана. Яз көне Шья елгасы ярларыннан ургып чыгып, болынны, көтүлекләрне су баса. Ул суларга туган якларына кайтып, бибиләрен үстерергә әзерләнгән кыр казлары, аккошлар, челән, торна, үрдәкләр төшеп ял итәләр, тамакларын туйдыралар.
...Иртә шулкадәр матур иде. Шья өстеннән болынга кадәр ап-ак томан җәелгән. Бездә дүрт төрле томан булуын бер язган идем инде. Гомумән, мин Ямашны томаннар һәм чишмәләр иле дип атар идем. Түбән Козгынчы печәнлегенә таба бөтенләй икенче төрле — зәңгәр томан бөтерелеп, үзалдына биегән кебек итеп агыла да агыла. Искиткеч күренеш бу — язганнардан гына чыгып, моны хәтта күз алдына китерү мөмкин түгел, үз күзең белән күрү кирәк. Мондый матурлыкны минем бер җирдә дә очратканым юк. Өскә, урманга таба, дулкын булып, күбекле су кебек өченче төрдәге томан ашкынып чаба. Әлеге искиткеч күренешне — өч төрле томанның берьюлы хәрәкәт итүен, бары тик иртәнге өч белән дүртенче ярты аралыгында гына күзәтергә мөмкин. Аннан соң дүртенче төрдәге томан хакимлек итә. Минем күңелем тула, дулкынланудан, сулышым кысыла, чиксез галәмнең бер могҗизасы алдында тезләнеп, Аллаһка рәхмәт укыйсы килә. Аста кыр казларының каңгылдашып, үзара акрын гына сөйләшкәннәре ишетелә. Томан аз гына өскә күтәрелә, су өстен чуарлап, кыр үрдәкләренең йөзеп таллыкка юл тотулары күренә.
Алты торна калкулыкта тора, менә икесе аз гына читкә китеп, кара-каршы бастылар. Һәм мин, тын алырга да куркып, аларны күзәтә башладым. Телевизордан ничә мәртәбәләр аларның язгы биюен караганым бар, ләкин моны менә шулай якыннан, туган ягым болынында беренче мәртәбә күзәтүем. Бервакыт мин чеченнар концертында булдым. Шунда бер егет белән кызның биюен күреп, аларның хәрәкәтләренең, һәр борылыш-әйләнешләренең бербөтенлегенә исләрем киткән иде. Хәзер генә төшендем, алар кошлар биюен, торналар биюен башкарганнар икән бит!
Сокланудан дөньялардан китеп, эшкә ашыгуларымны онытып басып торганда, шартлап мылтык атты. Көтелмәгән хәлдән чүгеп куйдым. Беренче атудан соң өзлексез шартлау китте. Ачыргаланып кычкырган киек каз тавышлары болынны айкады, күкне, дөньяны каплады. Бәргәләнгән казлар һавага күтәрелде.
Колакларымны томалап, җиргә тезләндем. Югарыга карасам, киек казлар кайсы якка очарга белми болганалар, алардан аз гына читтәрәк биш торна, авыр канатларын чайкап, бергә тупланырга омтыла. Кулларымны колаклардан алам, мылтыклар һаман ата. Дүрт торна, авыр чайкалып, Юкәче авылы болынына таба очты. Бер торна аерылып калды. Әле генә басып торган, пары белән биегән торна шул калкулык өстендә йөрәкләрне өзеп: “Торыйк, торыйк!” — дип кычкырып, түгәрәк ясап әйләнеп оча башлады. Шунда гына башыма барып җитте: алар бит алтау иде, һавага бишесе күтәрелде, димәк, биюче торналарның берсен аучылар аткан. Шушы кадәр вәхшилекне җаныма сыйдыра алмыйча, тораташ каттым. Алар бит күрмәгән килеш атмыйлар. Димәк, алар да минем кебек үк торналар биюен күргәннәр бит. Шуларга төбәп аткан кешене кешегә санап буламы?! Бу бит акылга сыя торган хәл түгел.
Ялгыз торна бәргәләнә дә бәргәләнә. Калкулык өстендә канатларын җәеп чайрап яткан парын чакыра, ялвара. Күктә бары шул торна калды, мылтыклар атудан туктады. И-и, Аллам! Яшисем килми бу җирдә, китәсе иде болытларга ияреп! Бүтән бер дә кайтмаска! Шул көннән — 24 яшьтә, минем йөрәгем авырта башлады. Үтәр-үтәр дип өметләндем, үтмәде. Кинәт шулкадәр китереп кыса, хәтта сулыш алып булмый.
Әлеге вакыйга дәвамлы булды. Торналар бу урынга күптән төшми инде, Юкәче белән Ямаш арасындагы көтүлеккә төшәләр. Тик әлеге торна гына әллә ничә ел шунда кайтты. Ничек онытмыйдыр ул парын мәңгегә югалткан калкулыкны?.. Шунда кайтып, калкулык өстендә әйләнә-әйләнә ачыргаланып “торыйклап”, оча да оча. Аннан төшеп утыра да, озын муенын сузып-сузып, тирә-ягына карый. Көтә бәгырькәем, парын көтә. Менә-менә камышлар арасыннан килеп чыгар һәм биюебезне дәвам итәрбез, бибиләр чыгарып үстерербез дип көтә. Минем шуңа исем китә: һәр елны иртәнге өчтә, дүртенчедә кайта иде ул монда. Иптәшен шул вакыт аралыгында атканнарын хәтеренә шулкадәр нык сеңдергән, вакытны беркайчан бутамый.
Мин “Живая планета” дигән каналны гел карыйм. Анда кошларга багышланган күп фильмнар күрсәтәләр. Торналарның барлык төре дә парын бары бер мәртәбә генә сайлый икән. Әгәр парын югалтса, калган гомерен ялгызлыкта уздыра. Тапшыруларны алып баручы Александр Хабургаев беркөнне торналар турында сөйләде (ул күп еллар дәвамында Африка, Русия, Америка җирләрендә яшәүче кошларның сәяхәт юлын өйрәнә). Аның: “Торна парын югалткан җиргә биш ел дәвамында кайтып йөри, аннан соң үзен-үзе үтерә”, — дигән сүзләрен ишетеп, күз алларым караңгыланды. Төрле торна төрле юлны сайлый, бик күбесе ирекле рәвештә азыктан баш тарта, күпләре югарыга күтәрелеп, канатларын җыеп, түбәнгә ташлана икән. “Соңгы елларда мондый хәлләр бик күбәйде, әгәр болай барса, без тиздән торнасыз җирдә яшәп калачакбыз”, — ди Хабургаев. Ялгыз калган кошның күктән җиргә атылып, үзен үтерүе турында әллә ничә ишеткәнем булса да, мин аны әкият дип кенә тыңлый идем. Ә монда орнитология буенча зур белгечләр катнашында фактларга таянып эшләнгән фәнни тапшыруда барысын да дәлилләп күрсәттеләр.
Соңгы елларда ялгыз торна күренми башлагач, мин җиңел сулап куйган, ниһаять, үзенә пар тапты ахрысы гөлкәем дип уйлаган идем. Димәк, алай түгел...
Әле кыш уртасы гына, ә мин җаным тулы курку белән язны көтәм. Яз башын, Шьяның ярларыннан чыгып, болынга таралуын, киек кошлар кайтуын. Ә бит кайчандыр нәкъ шул вакытны зарыгып көтә идем. Төннәрен чыгып Шья тавышын тыңлый идем. Вәхшилекнең чиге юк. Кичерә алсагыз, кичерегез безне, ялгыз калган киек кошлар, дөнья күрми калган бибиләр.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|