|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2022 Фаҗига
Түрәләр ваемсызлыгы? 4 яшьлек сабыйны этләр талап үтергәнБашкортстанда Учалы районара прокуратурасы Сафар авылы советы биләмәсе башлыгына карата “ваемсызлык аркасында кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча гаепләү карарын раслады. Җинаять эшен кузгатуга прокурор тикшерүе эше материаллары сәбәпче булды. Тикшерү версиясе буенча, Сафар авылы халкы берничә ай дәвамында гаепләнүчегә берәдәк этләргә зарланган. Этләрнең йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары да булган. Авыл халкының аһ-зарына карамастан, түрә мөрәҗәгатьләрне рәсми теркәмәгән, карамаган һәм хуҗасыз урам этләрен тоту турындагы гаризаларны язу тәртибен аңлатмаган. Үзаллы да, авыл советы исеменнән дә контракт буенча берәдәк этләрне тоту белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарга заявкалар да юнәлтмәгән.
Тикшерү комитетының төбәктәге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, нәтиҗәдә берәдәк этләр саны кисәк арткан. Нәтиҗәдә хуҗасыз этләр көтүе узган елның 17 апрелендә яшәгән йортыннан ерак түгел велосипедта йөрүче 4 яшьлек малайга һөҗүм иткән. Алган җәрәхәтләрдән күп кан югалту сәбәпле бала шунда ук җан биргән.
“Гаепләнүче гаебен танымады. Гаепләү карары копиясен ташыргач, җинаять эше Учалы район судына юнәлтеләчәк”, – диләр БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Фото:nvdaily.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|