поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.02.2022 Криминал

Татарстанда бер экс-глава сигез елга колониягә озатылды

Татарстанның элеккеге экология министры Әгъләм Садретдиновның эшенә Казанның Идел буе район суды нокта куйды. Әгъләм Садретдинов, кеше яллап, Буа кешесен үтертүдә гаепләнә. Суд Садретдиновны гаепле дип тапты һәм аны рәшәткә артына озатты.

Җинаять 2003 елда кылына. Ул вакытта Садретдинов Буа районы башлыгы вазыйфасын башкара. Шушы чорда Садретдинов белән җирле эшмәкәр арасында низаглар башлана. Тикшерү версиясе буенча, район башлыгы Казанның «Кварталлар» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Үтергән өчен аларга 180 мең сум акча түли, дип хәбәр итә Татар-информ.
 
«Зыян күрүченең Садретдинов өстеннән төрле инстанцияләргә күпсанлы шикаятьләр язуы җинаять кылу өчен сәбәп була», — дип ачыклык кертте Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
 
Озак еллар эшмәкәрне үтерү буенча җинаять эше ачыкланмый ята. 2020 елның июлендә тикшерүчеләр заказчы булырга мөмкин булган кешенең эзенә төшә. Соңрак, Садретдиновны тоткарлыйлар һәм СИЗОга җибәрәләр.
 
Кичә прокуратура судтан элеккеге экология министрын тугыз елга рәшәткә артына җибәрүне сорады. Бүген суд таләп ителгән срокны бер елга киметте һәм Садретдиновны сигез елга катгый режимлы колониягә озатты.
 
Һәлак булган эшмәкәрнең улы мондый хөкем карары белән килешми. Процесс башланганчы ук ул Садретдинов өчен мондый җәзаның йомшак булуын әйтте һәм судтан җинаятьчене 20 елга колониягә хөкем итүне сораган иде.  

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»