|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2022 Криминал
Бер бухгалтер хезмәт хакына ялгыш кына миллион сум өстәгәнӘлмәт лицееның берсендә эшләүче 41 яшьлек баш хисапчының эше судка җибәрелгән. Хатын-кыз «Хезмәт вазифасыннан файдаланып, аеруча зур күләмдә мошенниклык» һәм «Хезмәт вазифасын үз файдасына куллану» маддәләре буенча гаепләнә. «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, тикшерү фаразлавынча, лицейда баш хисапчы булып эшләгән хатын-кыз 2016 елдан алып 2020 елга кадәр үз хезмәт хакын арттырган. Бу чорда ул үзенә 988 мең сум акча өстәп язган.
Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү вакытында ул беркая да китмәү турында гариза язган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|