|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2022 Җәмгыять
Ике яшьлек баланы салкында шәрә килеш урамга чыгарып бастырганнарАлтай краенда ике яшьлек баланы тәртипкә утырту максатыннан ялангач килеш урамга ачы суыкка куып чыгарган әнисе белән үги әтисен кулган алганнар. Бала хастаханәдә, ул зур зыян алмаган, дигән Алтай краенда бала хокукларын яклаучы Ольга Казанцева. Малай әлеге вакытта Шелоболихинск район хастаханәсендә. Балалар омбудсмены сабыйны край балалар хастаханәсенә салуны сорап сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
Гаиләдән ике баланы тартып алып, балалар йортына озатканнар. Бу аларның беренче тапкыр гына шундый тәрбия ысулы куллануы түгел икән.
Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, мәрхәмәтсез әти белән әни тикшерү изоляторында.
Фото: телеграм-канал SHOT
Чыганак: m24.ru
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|