поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.01.2022 Җәмгыять

“Хатыныма әйтегез әле, кайтсын!”

Редакциябезгә авылдашы соравы буенча бер ир-ат шалтыратты. Билгеле сәбәпләр һәм шалтыратучыларның үтенече буенча исемнәрен, районын, авылын күрсәтмибез.

“Авылыбызда 83 яшьлек бабай яши. Хатыны моннан биш ел элек аны ташлап чыгып китте, - дип сөйләде безгә ир-ат. – Шул  еллар эчендә әби бабай янына нибары ике тапкыр гына кайтып китте. Аның телефон номерын әйтсәк, шалтыратып сөйләшмәссез микән үзе белән? Кайтсын иде ул бабай янына...”

Шулай итеп, безгә ике арада, кем әйтмешли,  парламентер ролен йөкләделәр. Күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыраткач, бу хәлнең  хак булуына инандык: ягымлы тавышлы әби чыннан да моннан берничә ел элек тормыш иптәшеннән читкә китеп яшәргә мәҗбүр булуы турында сөйләде.

“Барысын да сөйләсәм, бер китап язарлык булыр иде, кызым, - дип башлады ул уфтанып. – Чыннан да, озак еллар ир һәм хатын булып яшәп, балалар үстереп, авылда менә дигән эшләп, хаклы ялга чыккач – олыгайгач, аерым яшибез. Никахны таркатмадык. Бабай авылда, мин шәһәр җирендә. Ике бала үстердек, алар әтиләре янына кайтып йөриләр. 38 ел хезмәт стажым бар. 40 елга тутырырга тазалыгым җитмәде – инсульт сукты. Җитмәсә, кичерелгән стресслардандыр инде, яман шеш тә ишек какты... Бик каты чирләдем. Балалар: “Әни, сиңа тынычлык кирәк. Үз көеңә яшәрсең, без дә яныңда булырбыз. Аерым яшәп кара”, - диделәр. Бабай да инсульт кичерде. Болай да авыр булган холкына, кыланышларына арытабан да чыдап яшәрлегем калмады. Шәһәр җиренә килеп, балалар ярдәме белән бер бүлмәле фатир алу бәхетенә ирештем.
 
Бабайны караучысыз калдырмадык. “Сиделка”сы да бар. Кызганычка каршы, ул үз тәртибенә, үз гамәлләренә, үз сүзләренә җавап бирерлек хәлдә түгел. Балалар әтиләре янына алмаш-тилмәш кайтып торалар, азык-төлеген дә, даруларын да,  кием-салым да, күчтәнәчләрен дә алып кайталар. Үзем шулай теләдем.
 
Бабай сиксән квадрат метрлы яхшы йортта яши. Бар нәрсәсе җитеш. Ләкин! Бәхетле картлык, гомернең соңгы көннәренә кадәр бер-береңне хөрмәт итеп, кадерләп яшәү өчен бу гына җитми шул. Картайгач, тазалыклар какшаса да, бер-береңә карата игътибар, терәк булу, якты йөз, җылы сүз кирәк. Кызганычка каршы, безнең арада болар  була алмады.
 
Гомер көзем шулай булыр дип уйладыммы соң мин? Юк, әлбәттә. Хәзер юллар аерылды инде. Мин үз тынычлыгымда, балалар белән аралашып, оныкларны карашып, бик нык какшаган тазалыгымны бераз булса да ныгытырга тырышып яшәп ятам. Башкача да була алыр иде, ләкин язмыштыр инде...”
Фото: пиксабай

---
Өмет
№ --- | 26.01.2022
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»