поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
25.01.2022 Милләт

Камил Исхаков: Без үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек

Татарстан Президенты ярдәмчесе, Казан шәһәренең экс-мэры Камил Исхаков татар телен мәктәпләрдә катлаулы итеп укыту татар теле үсешенә зыян китерде дип саный. «Без үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Нигә кирәк иде көнкүрештә кулланыла торган татар сөйләм телен өйрәтмичә, синтаксис, морфология өйрәтергә?! Телгә мәхәббәт түгел, ә нәфрәт уята ул. Әле тормышта кулланмыйсың да бит аны. Менә шулай үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек», — диде ул.
 
Камил Исхаков үзе татарча бер сәгать дәрес тә укымаганын, гомере буе русча белем алганын, ә гаиләдә һәм эш урынында татарча аралашып, әкренләп шулай телне өйрәнгәнен әйтте. «Мәктәп ул мөһим, ләкин гаилә һәм өй мөһимрәк. Анда тел булмаса, ул өзелә, яшәми», — диде.
 
Ул Казан мэры булып килгәндә, татарча белем бирә торган нибары бер мәктәп булганын искәртте. Аннары Минтимер Шәймиев Президент булып, бергә эшләү дәверендә татарча белем бирүче мәктәпләр саны артканын билгеләп узды.
 
Камил Исхаков «Казан нуры» мәчете каршында да татар теленә өйрәтү максаты белән курслар оештырылганын әйтте. «Бер мөгаллимә кыз гадәти сөйләм теленә өйрәтә. Моның нәтиҗәсе яхшы», — диде. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.01.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы