|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2010 Интернет
![]() Сезне яңартылган “Intertat.ru” газетасы сәламли!Хөрмәтле укучылар! “Intertat.ru” Республика электрон газетасы яңартылды. Аның тышкы кыяфәте генә түгел, эчке төзелеше – язмаларны бирү рәвеше, укучылар белән аралашу мөмкинлекләре дә үзгәрде. Иң элек, газета яңа форматта Татарстан яңалыклары белән генә түгел, Россиядә, дөньяда күзәтелгән мөһим вакыйгалар белән дә таныштырып баруын әйтергә кирәк. Барыгызга да таныш икътисад, сәясәт, дин, җәмгыять, милләт, мәдәният, спорт темалары хәзер тагын берничә рубрикага бүленеп, өлкәгә кагылышлы язмаларны табу уңайлырак ителде. Сез газета тормышына, редакция проектларына һәм коллектив эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматны да таба аласыз. Бу хакта Баш биткә кереп укып була.
Сезне тагын бер кызыклы яңалык көтә. Бу татар басмаларында әле гамәлгә кертелмәгән әйбер — хәзер укучыларыбыз газетаны үзләренә уңайлы итеп көйли ала. Димәк, һәрберегез, фантазиягезгә һәм теләкләрегезгә карап, яратып укый торган рубрикаларны урыннары белән алыштыра, аларны төп биткә чыгара, кирәк санамаганнарын яшерә, рубрикадагы мәкаләләр санын үзегез теләгән күләмдә калдыра аласыз. Көйләүләрне рубрика исеме язылган юлда урнаштырылган тамгалар ярдәмендә башкарып була.
Тагын бер бик мөһим яңалык – укучыларыбыз махсус теркәлү узып, яңартылган, кызыклы үзгәрешләр кертелгән газета тормышында катнаша – фикер алыша, сораштыруда тавыш бирә ала. Иң актив һәм тугры дусларыбызны "Интертат дуслары клубы" берләштерәчәк.
Электрон басмабызда, гадәттәгечә, укучыларыбызның да язмаларына урын бирелә. Алар «Укучыларыбыз яза» рубрикасында чыгачак. Яңа рубрикалар да өстәлде. Безне һәрдаим карап баручы дусларыбыз яңа өстәлгән «Кызык», «Мода», «Серле дөнья», «Hi-Tech» рубрикаларын инде күреп өлгергәндер дә.
Шунысын да әйтеп үтик, хәзер газетада фото һәм видеогалерея, иң күп укыла торган мәкаләләр, соңгы яңалыклар, укучылар һәм теркәлгән кулланучылар саны да күрсәтелә. «Дусларыбыз» дигән бүлектә интернет киңлегендәге дус сайтларыбызга сылтама (ссылка) бирелгән.
Яңартылган газетабызда хәзер яңалыклар, язмалар тагын да күбрәк, мөмкинлекләр зурырак. Шуңа мавыктыргыч, кызыклы мәгълүмат дөньясына сәфәрне бергә кылыйк, бергә-бергә эшлик, аралашыйк!
|
Иң күп укылган
|