|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2022 Криминал
Татарстанда 9 көчекне үтергән маньякны эзлиләр. Бу – беренче генә очрак түгелЧаллының “Заря” бакчачылык ширкәтендә чәнчеп үтерелгән 9 нәни көчек табылган. “Хайваннарга рәхимсезлек күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. “Тикшерүне Чаллы прокуратурасы контрольдә тота”, – дип хәбәр иткән “Реальное время” хәбәрчесенә Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча ярдәмчесе Руслан Галиев.
Чүп ташлаганда бер хатын-кыз чүп контейнерында үлгән көчекләргә тап булган. Хайваннарны саклаучы волонтерлар әйтүенчә, бу инде өченче шундый очрак икән. Хайваннарны үтерү урыны һәм ысулы – шул бер үк төрле. Волонтерлар фикеренчә, хайваннарны үтерүче маньяк эшенә охшап тора бу.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|