|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2022 Ир белән хатын
Туйдан соң икенче көнне аерылышырга уйлаганТуй тантанасында кияү егет кәләшнең җенен котырткан. Шул сәбәпле яшь пар аерылышу дәрәҗәсенә җиткән. Туй декабрьдә узган. Яшь хатын сүзләренчә, мәҗлес алдыннан ул булачак иренә бер генә шарт куйган: аның, ягъни кәләшнең йөзен туй тортына батырмаска (чит илләрдә шундый тозсыз “традиция” турында ишеткәнегез бардыр бит?) Кәләш моны күптән түгел юл авариясенә эләгү сәбәпле клаустрофобиядән җәфалануы белән аңлаткан. Һәм көчләп йөзне тортка батыру аңарда паника хисе уята дигән. Әмма кияү егет кәләшенең үтенечен кире каккан һәм мәҗлес уртасында хатынының йөзен тортка батырган.
Бу яшь хатынның ачуын кабарткан. Ул туйны ташлап кайтып киткән һәм икенче көнне аерылышуга гариза язган. Дуслары һәм туганнары аны кире уйлавын, ашыгыч карарлар кабул итмәвен үтенгән. Шул чакта яшь хатын социаль челтәрләр кулланучыларына мөрәҗәгать иткән. Ә алар исә аның карарын хуплаган.
Фото:cosmo.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|