|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2022 Мәдәният
Камал театры шәһәр халкы өчен экскурсияләр башлый2022 елның 20 гыйнварында Галиәсгар Камал исеменәдге Татар дәүләт академия театры буенча Ачык бушлай экскурсияләр башлана. Татарстанның халык артисты Луиза Шакирҗанова килүчеләрне төп һәм кече сәхнә, сәхнә арты, Галиәсгар Камал мемориаль кабинеты, тарихи күргәзмә һәм картиналар галереясы белән таныштырачак, аларны грим, тегү һәм реквизитор цехларына алып барачак, анда театр хезмәткәрләре белән аралашу һәм хәтта нинди дә булса сәхнә образын да киеп карау мөмкинлеге булачак. Шулай ук казанлылар борынгы милли театр тарихындагы төп вакыйгалар һәм аның киләчәккә планнары турында беләчәк, труппаның яңа урынга күчүе турында сораулар бирә алачак. Теркәлү өчен сылтама. Татарстан ур.,1 йорт адресы буенча урнашкан хәзерге бинада театр инде 30 елдан артык гомер итә, ә моңа кадәр аның тарихында күчешләр күп булган. Һәр локация театр һәм гомумән милли мәдәният үсешенең яңа этабы белән бәйле. Алда торган үзгәрешләр алдыннан Камал театры җитәкчелеге, шәһәрнең архитектур йөзе үзгәрүен билгеләп үтү һәм аларның киләчәктә казанлылар тормышына йогынтысы турында фикер алышуны мөһим дип саный. Беренче экскурсия 2021 елның 22 декабрендә, татар театрының 115-нче туган көнендә булды. Алга таба экскурсияләр, Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгесе кысаларында, айга ике тапкыр театр сезоны ахырына кадәр үткәрергә планлаштырыла. Экскурсияләр Enter интернет-журналы белән берлектә «Шәһәр модераторлары» дискуссион-белем бирү программасы кысаларында башкарыла. 3 февраль 14: 00 (Татар телендә) 17 февраль 14: 00 (рус телендә) Экскурсияләрнең озынлыгы-60 минут. +7 927 446 45 42 pr@kamalteatr.ru
--- |
Иң күп укылган
|