|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2022 Медицина
Татарстанда грипп белән авыручылар саны рекордлы күрсәткечкә җиткәнТатарстанда бу эпидемия сезонында грипп белән авыручылар саны рекордлы күрсәткечкә җиткән. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Грипп йоктыручылар әледән-әле ачыкланып тора. Бүгенгә 544 очрак теркәлде инде. Шунысын да искәртик: бу – пандемиягә кадәрге чор белән чагыштырганда рекордлы сан», - диде ул.
Агентлык язуынча, 2019 елда әлеге чорда грипп йоктыруның нибары – 18, ә 2018 елда 143 очрагы ачыкланган булган. Узган елда грипп белән авыручылар бөтенләй теркәлмәгән.
Роспотребнадзорда грипптан да, коронавирустан да саклану чаралары бер үк булуын искәрттеләр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|