поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.01.2022 Җәмгыять

Инстаграм күршеләр (Уены-чыны бергә)

Күз алдына китерегез әле: кәрәзле телефоныгыз каядыр төшеп ватылды, йә кайдадыр онытылып калды ди. Нишләр идегез? Тубы суга тәгәрәп төшкән Әминә кебек акырып елар идегезме, әллә тизрәк кибеткә яңа телефон алырга чабар идегезме?

Ул телефон шундый нәрсәгә әйләнде: иписез-тозсыз тора алмаган кебек, кеше телефонсыз тора алмый хәзер. Мин яшьләрне әйтмим дә инде. Алар телефоннарын кочаклап йокларга яталар, иртән шуны сыйпап уянып китәләр, урамда бертуктаусыз шуның белән сөйләшеп йөриләр. Минем 6-7 ел элегрәк янымнан сөйләшеп барган малайдан “нәрсә дисең?” дип сораганым да булды. Соңыннан гына колагындагы наушнигын күреп алдым. Ул шулай авызы белән сөйләп, колагы белән тыңлап бара икән.
 
Яшьләр генә түгел, картларга да кагылды телефон “җене”. Инстаграм битләре әби-бабайларның шаяртулары белән тулды. Яшьләрдән уздырып, көлә-көлә эчең катарлык видеолар куялар. Хәзер бит кеше кешегә йөрми, күрше күршегә керми. Ә һәркемгә яңалык кирәк. Ә яңалык Инстаграмда.
 
Җитмешкә җитеп килгән Нәкыйп абзый белән дә инстаграм менә шундыйрак хәлләр китереп чыгарды. Ничек дисезме? Казандагы малае әтисе Нәкыйпкә үзенең иске телефонын калдырып китте. Ничегрәк эшлисе, кайсы төймәләргә басасы икәнен дә аңлатты. Рәхәтләнде Нәкыйп шул телефон белән. Бигрәк газап чиккән икән күршесенең нәрсә эшләгәнен койма ярыгыннан тикшереп. Хәзер карыйсы юк, күршесе Шәрифулла бөтенесен инстаграмга куеп бара. Сыер ашатканын да, печән чапканын да, сыер бозаулаганын да, тавыкларының ничә күкәй салганын да. Шәрифулланың бөтен тормышы шунда куелган.
 
Нәкыйпнең холкы шундый инде – күршесенең чүкеч каккан тавышы, йә агач кискәне ишетелсә, тизрәк койма ярыгыннан күрше ягын карарга керешә. Тик соңгы вакытта моңа чик куелды – Шәрифулла такта коймасын калайга алыштырды. Бер ярык та калмады. Бик кыен булды Нәкыйпкә.
 
Беркөнне күршесенең нәрсә эшләгәнен күрә алмагач, утын түмәре куеп, шуңа менеп үрелеп карап ятканда, түмәр авып, җиргә барып төште. Аягы бик каты авыртты авыртуын, әмма күршесенең такталардан ниндидер яшнекләр эшләп ятканын күрергә өлгереп калды. Нәрсә икәнен ахырдан барыбер белде Нәкыйп, чөнки Шәрифулла үзе эшләп бетергән умарта оясын инстаграмга куйды. Шуны күргәч, Нәкыйпкә җиңел булып китте.
 
Менә беркөнне Шәрифулла инстаграм битенә хатыны пешергән кабак бәлешен куйды. Авызыннан сулар килде инде Нәкыйпнең. Әле җитмәсә ул кабак бәлешен кискәләп, ничек ашаганнарын видеога төшереп, анысын да элеп куйды. Чыдый алмады Нәкыйп, видеоны хатынына күрсәтеп, кабак бәлеше пешерергә кушты. Хатын сүгенә-сүгенә бәлеш пешерә башлады.
 
Икенче көнне Шәрифулла урманнан җыеп кайткан өч чиләк гөмбәсе белән мактанды. Түзмәде Нәкыйп, машинасына хатынын утыртып, урманга җилдерде. Гөмбә таба алмадылар. Аның каравы, биш чиләк миләш җыеп кайттылар һәм инстаграмда шуның белән әй мактандылар.
 
Өченче көнне Шәрифулла инстаграм битенә галәмәт зур чуртан тотып, авыз ерып төшкән сурәтен урнаштырган иде. “Каян өлгерә бу тәре?!” – дип күршесен сүкте Нәкыйп. Әмма балыкка чыгып китмәде, чөнки балык тотарга кармаклары да, теләге дә юк иде. Ләкин Шәрифулланың шул чуртанны кыздырып, тәмләп ашап утырганын күргәч, йөрәген тотып диванга ауды.
 
Кичке якта Шәрифулла ягында шак-шок нәрсәдер кага башладылар. Бер сәгать барды шакылдау, ике сәгать... Түзмәде Нәкыйп, ыңгырашып ишегалларына чыкты. Күршесе һаман нидер кага да кага. Койма тирәсендә әйләнгәләп йөрде. Ник бер тишек булсын ичмасам калай коймада. Кайдадыр кечкенә баскычлары бар иде. Эзләп карады, таба алмады. Кичен генә белә алды Нәкыйп күршесенең нәрсәгә шулай шакылдатуын. Он салырга лар эшләгән икән Шәрифулла. Инстаграмнан шуны күргәч, җиңел сулап куйды Нәкыйп. “Әле ярый инстаграм бар, ничек яшәр идең бу дөньяда ул булмаса”, – дип шатланды ул.
 
Фәрит ВАФИН. Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»