поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.01.2022 Язмыш

Авариягә очрап барлык хыяллары чәлперәмә килгән Илназ Мәхмүтовның яңадан тормышка кайту ТАРИХЫ

Еллар алмашкан бу чорда, мөгаен, һәркем үз тормышына да анализ ясый, үз-үзенә хисап тотадыр. Кем өчендер ел гадәти булгандыр, кемгәдер югалту-табышлары белән истә калгандыр. Кемнәргәдер ел авыр, мәшәкатьле булып тоелгандыр. Тик язмам героена гына түгел.

…Ноябрьдә сәламәтлеге чикле спортчылар арасында Теләчедә үткән Татарстан беренчелегенә үткән кул көрәше ярышында җиңүчеләр арасында авылдашым Илназ Мәхмүтовны күреп, аеруча сөендем. Күз алдыбызда үскән бу егетнең соңгы ике ел ярым гомере гел көрәштән торса да, сер бирми, сынатмый. 2019 елның 5 августында Балтач – Арча арасында булган коточкыч авариядән соң ул кичергән операцияләрне, реабилитация курсларын, бер адым алга, ике адым артка чигенешләрне, алар белән бәйле кичереш-сызлануларны искә алсаң, егетнең сабырлыгына, ныклыгына сокланып гаҗәпләнә торган.
 
Хәтерләсәгез, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, укырга керергә документлар тапшырып кайтышлый юл һәлакәтенә очраган Илназ турында  бер язган идек инде. Түләүле ярдәм-курслар күп кирәк чак иде шул, шөкер, көнләп-сәгатьләп катлауланган язмышына битараф калмаучылар бихисап булды. Юкса, авария вакытында Илназда күзгә күренгән бердәнбер җәрәхәт – башындагы яра гына була. Аны теккәч, кинәт эче авырта башлый. УЗИ эчәклекләренә зыян килгән дип күрсәтә. Операциягә керер алдыннан Илназ, аякларымны тоймыйм, ди. Шулай тоела гынадыр дигән өметләр акланмый. Кызганычка, аркасындагы гематома аякларына  зыян китерә… Алга таба исә озак вакыт хәрәкәтсез булган егеткә бер-бер артлы башка диагнозлар да куела: «непроходимость кишечника» дип тә операция ясыйлар, аягында барлыкка килгән тромбларны да дәвалыйлар. Шөкер, әлеге операцияләр уңышлы чыга: 15 килога ябыккан Илназ акрынлап «сафка кайта». Шул көннән инде бүгенгәчә Илназ бер минут хәрәкәтсез тормый дисәң дә, ялгыш булмас. Ул үзе дә, әти-әнисе Илдар белән Альфира да бик тырыша. Һәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, түләүсез һәм түләүле бик күп тернәкләндерү үзәкләрендә булдылар, өйләрендә дә махсус җайланмалар белән туктаусыз шөгыльләнделәр.
 
– Безгә авыр чакта бик күп кешеләр ярдәм итте. Авылдашлар, танышлар, бер белмәгән кешеләр акчалата да, киңәш-табыш белән дә күп булышты. Газетадагы язма да бик вакытлы булды. Ул чакта югалып калмаска, нык булырга ярдәм иткән һәр кешегә без гомеребез буе рәхмәтле, – ди әнисе Альфира. – Аерым рәхмәтләребез улыбызның дусларына, сыйныфташларына. Алар аны ташламады, ялгыз калдырмады.
 
…Үткән ел көтмәгәндә бу йорт ишеген районда кул көрәше тренеры булып танылган Фагыйль Гайнетдинов шакый. Илназ белән бушлай шөгыльләнергә теләвен әйтә. Риза булмыймы соң Илназ! Бик теләп, бик тырышып өйрәнә башлый. Беренче нәтиҗәләр озак көттерми: тәүге ярышта ук Татарстан күләмендә беренче урынны ала!
 
– Россия күләмендә Орел шәһәрендә үткәрелгән ярышка да барган идем, анда ир-атлар арасында көрәшергә туры килде, урын ала алмадым. Быел Татарстан күләмендә Теләчедә үткәрелгән ярышта беренчелекне алдым. Хәзер мин Яңгулга Ранил абый Сафиуллинга тренировкага йөрим. Илкүләм ярышка әзерләнәбез, – ди шушы көннәрдә генә чираттагы дәваланудан кайткан Илназ. Һәм: «Миңа ышаныч күрсәтеп, минем белән шөгыльләнгән Фагыйль абый белән Ранил абыйга бик зур рәхмәт»,  – дип өсти.
 
Илназ ирешкән уңышлар әле болар гына түгел: быел ул, өйдә укып, урта мәктәп тәмамлый. Казанда 4 ай укып, кул белән идарәгә көйләнгән машинада өйрәнеп, имтиханнарын уңышлы тапшырып, «права» ала. Бүген машинада йөри. Чавал авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга кереп, икътисадчы-бухгалтер белгечлеген үзләштерә.
 
Иң олы хыялың да чынга ашсын, уңышлар сиңа, авылдаш…
 

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»