|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2022 Фаҗига
Татарстанда өстенә сарай түбәсе төшеп үлгән ир-ат ике көн урамда ятканЧаллыда «Любитель природы» бакчачылык ширкәтендә ир-ат өстенә сарай түбәсе ишелгән. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 номерына көндез хәбәр килгән. Һәлакәт урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды 10 минуттан килгән. Алар сарай түбәсе астыннан калган 82 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Коткаручылар ишелгән түбәне кардан арындырган, махсус инструмент белән түбәне күтәртеп, ир-атның мәетен алган, дип яза Татар-информ.
Якынча мәгълүмат буенча, өлкән яшьтәге ир-ат корылманы сүтә башлаган һәм ул ишелгән. Медиклар ачыклавынча, пенсионер ике көн элек үлгән.
--- |
Иң күп укылган
|