|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.01.2022 Җәмгыять
144 яшьлек татар вафат булган
Әфганстанның Саманган провинциясендә кичә илнең иң өлкән кешесе вафат булган. 144 яшьлек Мәүләви Мөхәммәд Әмин Тотор (Татар) илнең төньягындагы Руйи Ду Аб өязендә тормыштан киткән, дип хәбәр итә Әфганстанның Милли телевидениесе. «Татар-информ» язуынча, «Бөек мәвләви» буларак танылган Мөхәммәд Әмин Тотор Әфганстанның күренекле галимнәреннән һәм аксакалларыннан берсе.
90 ел элек Аманулла хан идарә иткән чорда ул Һиндстанда Деобанд мәдрәсәсен тәмамлаган һәм 15 хөкүмәт идарә иткән чорда яшәгән. Туганнары сүзләренә караганда, Мәүлави Мөхәммәд Әмин дүрт тапкыр өйләнгән һәм балаларының берничә буынын күргән.
Мөселманнарга ярдәм фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, 144 яшьлек Мөхәммәд Әмин Тоторо татар милләтеннән булган.
Фото: © vk.com/afghan_voice
--- |
Иң күп укылган
|