поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.01.2022 Ир белән хатын

“Ирегезнең улы бар...”

Мин кечкенә генә авылда туып-үстем. Исемем Люба иде. Сигез класс бетергән елны әнине җәйнең бик матур бер көнендә күршедә яшәүче мәңге айнымас бер сәрхүш пычак кадап үтерде. Әни аларга кәҗәбезне генә эзләп кергән булган. Әти бу хәлне әйтеп бетергесез авыр кичерде. “Эчү генә булыша”, – дип, аракы колына әйләнде. Шешәдәшләре дә табылды.

Өйдә мәхшәр башланды. Юдинода әнинең әтисе яши иде. Аның янына чыгып киттем. Әби күптән гүр иясе, бабай ялгызы гына яши. Мине күргәч шатландымы, әйтә алмыйм, әмма әтине әллә нинди сүзләр әйтеп сүкте дә сүкте.

Бабай тимер юлда эшли иде. Башта мине дә үзе янына урнаштырырга теләде, әмма сигез класс кына бетергән кызны кем эшкә алсын инде? Күп уйлап тормыйча, кулинарлар әзерләүче училищега документларымны илтеп бирдем. Анда бушлай ашаталар, тулай торакка урнаштыралар. Моны белгәч, бабай бик шатланды. Бәлки, җиткән кыз баланы ничекләр карармын, тәрбияләрмен дип борчылган булгандыр.

Училищеда күбесенчә авыл кызлары иде. Тулай торак бүлмәсендә дә минем белән авылдан килгән өч татар кызы яши. Энҗе исемлесе белән аеруча дуслашып киттек. Аның авылы Казанга якын урнашкан. Шуңа күрә Энҗе, атна ахыры җитүгә, әти-әнисе янына ашыга. Аның бик әйбәт гаиләдән икәне күренеп тора. Энҗе армиядәге абыйсы Әмирхан турында бигрәк тә яратып сөйли, аңа еш кына хат яза. Рәсеменә караганда абыйсы бик чибәр егет. Йөргән кызы да юк икән. Һәрхәлдә, Энҗе шулай ди.
 
Мин дә алар авылына кунакка кайтып йөри башладым. Дустымның әти-әнисе мине жәлли: ярым ятимә ич мин. Әти минем белән бөтенләй кызыксынмый. Бабай да ялгызлык ярата. “Син кайтып киткәннән соң өйдә бернәрсәне тапмыйм”, – дип зарлана.
 
Ә Энҗеләрдә ошый миңа. Аларда җанга рәхәт, бер-берсе белән бик ягымлы, матур сөйләшәләр. Минем дә шундый гаиләгә килен булып төшәсем килә. Иң кызыгы – Энҗенең әнисе миңа Ләбибә ди. Көләм генә, матур исем бит.
 
Энҗенең абыйсы армиядән кайтканда сеңлесе янына кереп чыгарга уйлаган. Мин ул көнне, авырып китеп, укырга бармый калган идем. Әмирханны күрүгә, дустымның абыйсы икәнлегенә төшендем, фотосын еш караганга аның йөз чалымнарын ятлап бетергән идем. Хәтта беркем белми торган серем дә бар – бу егеткә гашыйк идем. Ул да мине белә икән. “Сез бит Люба-Ләбибә”, – дип, кулымны кысты. Авырып торуым онытылды. Чәй куярга дип кухняга йөгердем. Әмирхан Украинада хезмәт иткән, аннан бик тәмле конфетлар алып кайткан. Икәүләп, күчтәнәч белән тәмләп чәй эчтек. Ул мине сораулар биреп бимазаламады, күңелем яраларын кузгатасы килмәгәндер. Минем бит кыска гына гомеремдә шатлыклы вакыйгалар әллә ни күп булмады. Сәгать телләрен туктатып, бу чәй эчүне озакка сузасы килсә дә, бүлмәдәш кызлар кайтып кергәч, бүленергә туры килде.
 
Иң курыкканым җәйге каникул җитү иде, чөнки әти янына кайту турында уйларга да куркыныч. Бабай да мине һаман өнәп бетерми. Аннан бит Энҗене дә, Әмирханны да озак күрмәячәкмен. Дустым да шуңа борчыла икән. Бәхеткә, миңа Энҗеләр авылында вакытлыча эшләп тору форсаты чыкты. Ашханәдә савыт юучы кирәк икән. И-и шуңа шатланганнарым!
 
Бу гомеремнең иң бәхетле җәе булды. Энҗе белән бергә эшлибез, ә кич йә клубка чыгабыз, йә капка төбендә утырабыз. Безнең янга Әмирхан да елыша, нәрсәдер сөйләп көлдерә. Ул берни әйтмәсә дә минем авыз ерылырга гына тора. Кайвакыт ул мине җитәкләп авыл урамы буйлап алып китә. Инешкә алып төшә. Андый вакытта Энҗе безгә иярми. Миңа күз кысып, өйләренә кереп китә. Әмирхан читтән торып укырга теләге барлыгын сөйли. Эшләп, миңа акчалата ярдәм итәсе килә икән. “Кирәкми! Мин сиңа кем соң?” – дим, уңайсызланып. Ул, мине кочаклап ала да: “Булачак хатыным”, – ди. Ярый әле төнге караңгылыкта битләремнең кызаруы күренми. Ләкин Әмирханның әти-әнисе улларының керәшен кызына өйләнүен хуплармы соң? Бу уй миемне телеп узса да, озакламый онытыла, чөнки ул көннәргә кадәр әле ерак, аңарчы әле әллә нәрсәләр булырга мөмкин. Августта Әмирханның имтиханнары башланды. Ул теләгенә иреште, укырга керде. Әнисе каршы булса да, читтән торып укырга уйлады, эш тә тапты, тулай торакка да урнаша алды.
 
Мин инде Энҗеләргә кайтырга ашкынмыйм, чөнки шимбә-якшәмбе Әмирхан белән очрашабыз. Ул көннәрне көтеп алам. Еш кына кинотеатрларга кереп, фильм карыйбыз, йә урамда йөрибез.
 
Бер елдан без инде ир белән хатын булдык. Әмирханның әти-әнисе каршы килмәде. Зурлап туй уздырдылар. Туганнарына, дусларына: “Бу безнең киленебез Ләбибә”, – диделәр. Фатирны да алар алып бирде.
 
Әмирхан белән тату яшәдек. Әти-әнисе һәрвакыт ярдәм итеп торды. Әмма балабыз булмады. Тикшеренеп йөрмәдек, шуңа бер-беребезне гаепләргә сәбәп тә булмады. Өйләнешүебезгә егерме ел тулган көннәрдә Әмирхан үлеп китте. Соңгы көнгә кадәр эшләп йөрде. Аңарда яман шеш тапкан булганнар, беркемгә әйтмәгән, белгертмәгән.
 
Икебез дә эшләдек тә эшләдек. Тапкан мал Әмирхан исменә язылды. Моны шулай тиеш дип кабул иттем, каршы килергә уйлап та карамадым – ирем бит, гаилә башлыгы.
 
Мирасны рәсмиләштерергә вакыт җиткәч, теләмичә генә киттем. Үзем елыйм. Нотариус: “Сездән башка тагын варислар бармы?” – дип сорады. “Юк, балаларыбыз булмады”, – дидем. “Ялгышасыз, – диде хезмәткәр ханым. – Сезнең ирегезнең улы бар, менә аның варислыкка дәгъва кылу турындагы рәсми кәгазьләре”.
 
Мине фатир бүлү дә, банкта тупланган шактый акчаның яртысын шул балага бирү дә куркытмый. Бары Әмирханның хыянәте шаккатыра. Кайчан, ничек хыянәт иткән ул миңа? Ә Энҗе? Ул бит барысын да белгәндер. Каенана белән каената да бу бала турында белми калмаганнардыр. Гомер буе ышанып яшәгән кешеңнең хыянәтен менә шулай, ул үзе бакыйлыкка күчкәч белү, бигрәкләр дә газаплы, ачы икән. Инде аңлаша да алмыйсың, күңелдә рәнҗүне басуы да авыр...
 
Ләбибә. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 04.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»