|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2021 Криминал
Әнисе карда ташлап калдырган 5 яшьлек кыз клиник үлем кичергәнБу коточкыч хәл кичә Саратов өлкәсендә теркәлде. Прокудино авылында ялангач килеш чокырда табылган 5 яшьлек кыз клиник үлем кичергән. Бу хакта Саратов өлкәсе буенча балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Загородняя үзенең инстаграм челтәрендә хәбәр итте. “Балалар дәваханәсенең ашыгыч ярдәм реанимациясе аны үлем тырнагыннан тартып алды. Бала яшәр өчен көрәшә! Хәле генә җитсен! Табиблар кулдан килгән барын да эшли”, – дип язган омбудсмен социаль челтәрдә.
Загородняя сүзләренчә, баланың хәле бик авыр. Ул Прокудинога вакыйганың сәбәпләрен ачыкларга баруын язган.
Бу хакта болай дип язган идек: Кышкы салкында ана ике баласын киемсез килеш чокырга ташлап киткән, балаларның берсе үлгән
Фото:fn-volga.ru
--- |
Иң күп укылган
|