|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2021 Фаҗига
Бердәнбер исән калган хатынның хәле ничек?Исегезгә төшерәбез, Казанда Авиатөзелеш районының Симонов урамындагы фатирларның берсендә яшь пар туй көнен билгеләп үтәргә җыенганнар һәм танышларын кунакка чакырганнар. Кәеф-сафа корган вакытта, алар спиртлы эчемлекләренә наркотик матдә дә өстәгәннәр. — Беренче фаразлар буенча, аны куллану нәтиҗәсендә ике гаилә дә агуланган,-дип хәбәр итте безгә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.- Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Республиканың баш токсикологы Алия Насыйбуллина белдергәнчә, хәзерге вакытта билгесез матдә белән агуланган пациентканың хәле тотрыклы, әмма авыр. Ул реанимациядә.
«Пациентка суррогат алкоголь белән агулану билгеләре белән китерелде безгә. Ул үз аңында. Хәзерге вакытта канында алкоголь булуга барлык лаборатор тикшеренүләр үткәрелә ", - диде ул.
Спиртлы эчемлек белән агуланган кызның сүзләренә караганда, иртән ул уянган һәм ирен, гаилә дусларын йокыларыннан уята алмаган. Нәкъ менә ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Пациент сүзләренчә, алар виски эчкәннәр, ләкин нинди икәнен хәтерләми.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|