|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2021 Медицина
Сабыйда яман шешнең сирәк төрен фотодан күреп белгәннәрАнглиянең Кингстон-апон-Халл шәһәрендә яшәүче ана кызының фотосурәтендә сәер нәрсә күрә. Ахырда бу сабыйда сирәк очрый торган яман шеш төрен ачыкларга булыша. Наташа Мид һәм аның сөйгәне Бен Сала 6 айлык кызлары Элланың күзләрендә яктылыкка охшаган тап күрә. Тәүдә моңа җитди игътибар бирми. Әмма соңрак баланы ашавы белән проблемалары аркасында табибка алып баралар.
Ахырда Мид белән Саланың кызлары Эллада табиблар ретинобластома (яман шешнең сирәк очрый торган формасы) авыруын ачыклыйлар. Бу диагноз ел саен Бөекбританиядә 44 балага куела. Ретинобластома гадәттә бер күзне генә зарарласа да, Элланың ике күзендә дә яман шеш булуы ачыклана.
“Элла бер күзгә дөм сукыр, икенче күзе начар күрә. Ул әле генә 6 курс химия терапиясен тәмамлады. Әле ул үзен бик начар хис итә, аңа кан күчерергә кирәк. Тын алу белән дә проблемалары да бар”, – дип сөйли кызның әнисе.
Диагноз куйганнан алып ретинобластома аның күрү нервларын зарарлаганмы-юкмы һәм яман шеш күзәнәкләренең башка әгъзаларга күчмәгәнме икәнлеген төгәл белер өчен кызга күп тапкырлар МРТ ясыйлар. Хәзер аңа ел саен шунды процедуралар үтәргә туры киләчәк. Табиблар Элла авыруны җиңәр һәм арытаба тулы тормыш алып барыр дип ышана.
“Бер генә күзендә шеш булса, табиблар аны алып ташлар иде, әмма бүгенге көндә алар Элланың ике күзен дә дәвалый. Монда аның гомерен саклап калу беренче урында тора. Мөмкин булса инде, икенче урында аның күзләре һәм арытаба күрү мөмкинлеге тора. Бәхеткә, яман шешнең бу төрендә исән калуга һәм арытаба озын-озак яшәүгә өмет зур, әмма ул сәламәтлеккә зур зыян сала”, – ди Элланың әнисе Наташа Мид.
Фото:portersweb.wordpress.com
--- |
Иң күп укылган
|