|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2021 Фаҗига
Иренең күз алдында һәлак булганБашкортстанда «уникенче» ВАЗ һәм «Лада Калина» бәрелешкән. Бәрелгәннән соң беренче җиңел машина кюветка очкан. Анда утырган ике яшь хатын җитди җәрәхәтләр алган, аларны дәваханәгә салганнар. Табиблар тырышуына карамастан, алар үлгән. «Калина» шоферы һәм пассажирлары имгәнгән, әмма исән калган.
Соңрак ачыкланганча, кызлар утырган машина алдына "унбишенче" ВАЗ килеп чыккан. Бәрелүдән качарга теләп, руль артындагы хатын каршы юлга чыккан һәм "Калина"га бәрелгән. "Унбишенче"нең водителе - 19 яшьлек егет вакыйга урыныннан качкан, әмма соңрак тоткарланган.
Әлеге ике дус кызлар кунакка барган булган. Берсенең ире машинада артларыннан килгән. Авария аның күз алдында булган. 19 һәм 22 яшьлек яшь әниләрнең бер яше дә тулмаган балалары калган.
Фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|