поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
16.12.2021 Фаҗига

Әтисе өйдән чыккан, ә баласы янгын эчендә калган

Татарстанда ел башыннан 5904 янгын очрагы теркәлгән. Ут 197 кешенең гомерен өзгән, әлеге исемлектә 6 бала да бар. Татарстан Республикасы буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте бу куркыныч саннарны.

Сабыйларны ялгызларын калдырмагыз
 
— Казанда 10 декабрьдә Әмирхан урамындагы бер йортта 5 һәм 7 яшьлек ике малай чактан гына янып үлми калды. Әниләре аларны үзләрен генә калдырып, кибеткә киткән. Малайлар газ плитәсендә сөлгегә ут төрткәннәр дә, яна башлаган сөлгене диванга ташлаганнар. Бәхетләренә, әниләре кайтып җитеп, инде җиһазлар янырга керешкән бүлмә ишеген ябып куеп, ярдәм чакырган. Питрәч районында 12 декабрьдә Ленино-Кокушкино авылында чыккан янгын фаҗигалерәк тәмамланды. Әтисе урамга тәмәке тартырга чыккан вакытта өйләре эчендә бер бүлмә янырга керешә. Ир кеше йөгереп кереп, 7 яшьлек улын алдагы бүлмәгә күчерә дә, утны сүндерергә тотына. Ләкин, янгын көчәйгәнлектән, ишегалдына йөгерә, ә бала өй эчендәге бүлмәдә кала. Янгын сүндерүчеләр малайны алып чыга, әлеге бала ДРКБ хастаханәсенә китерелде. Нинди генә очракта да сабыйларны һәм бик олы яшьтәге өлкәннәрне өйдә ялгызларын гына калдырмаска тырышырга кирәк,-дип, күңел тетрәндергеч вакыйгалар сөйләде һәм киңәш бирде Максим Трущин.

Янгын да “каникул” ярата
 
Яңа ел яллары көннәрендә янгыннар кискен артып китә. Узган елны Яңа елны каршылаган һәм ял иткән көннәрдә 169 янгын очрагында 14 кеше үлгән.
 
— Кирпеч яки тимер мичләрнең, электр җылыткычларның төзек булуы зарур. Исерек хәлдә ут белән эш итү аеруча куркыныч. Узган кышкы каникулда исерекләр 14 янгын чыгарды, ә шул янгыннарда 10 кеше ут эчендә калып үлде, - дип кисәтте Максим Трущин.
 
Чыршы бизәү тыелмый
 
— Быел мәктәпләр, балалар бакчалары залларына чыршылар урнаштырыламы?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
 
— Моны муниципаль берәмлекләр хәл итә. Безнең тарафтан исә, андый тыю-чикләү юк. Чыршылар бизәгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре катгый үтәлергә тиеш. Чыршы җылылык торбаларыннан һәм электр розеткаларыннан 0,5 метр читтә урнаштырылсын. Заводта ясалган гирляндалар гына эленсен, аларны төне буена кабызып калдырмагыз. Чыршы ботагына шәм куймагыз, аңа ут кабызмагыз,-диде МЧС вәкиле.
 
Салют башыңны тишмәсен
 
Яңа елның бизәге дә һәм хәвефе дә-пиротехник әйберләр. Узган кышның Яңа ел ялларында салютны саксыз аттыру сәбәбендә, 3 янгын чыккан, пиротехник әйберләрдән 2 бала һәм 3 олы кеше зыян күргән. Максим Трущин кисәткәнчә, пиротехник әйберләр кул бармакларын өзәргә, күзсез дә калдырырга мөмкин.
 
— Кечкенә балаларга пиротехник әйберләр бирмәгез. Гап-гади бенгаль уты да чәчрәп китеп күзгә керә. Салют аттырганда техник таләпләрне үтәгез. Кибетләрдән салют алып кайткач, аларны балалар күзеннән ераккарак яшереп куегыз, чөнки, балалар кызыксынучан, салютны өйдә аттырып, бәла чыгарулары ихтимал. Татарстанда салютлар аттыру өчен 700 мәйданчык билгеләнәчәк. Казанда да алар гадәттәге 4 мәйданчыктан күбрәк булыр быел. Исемлек әзерләнеп беткәч, ул МЧС сайтына урнаштырылачак,- диде Максим Трущин.
 
Ходай сакланганны саклый
 
Янгын турында автоном хәбәр бирү аппараты быел 70 кешегә ут-күздән котылып калырга ярдәм иткән.
 
— Республикада 4 һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләр, ветераннар, инвалидлар яшәгән өйләргә һәм фатирларга Татарстан Президенты ярдәмендә янгын хәбәре аппаратлары бушлай урнаштырыла. Мондый аппаратлар тагын сатып алынды, алар декабрь ае дәвамында әлеге категория гражданнар торакларына куела,-диде Максим Трущин.
 
Катгый режим башлана
 
Татарстан Хөкүмәтенең 8 декабрьдәге карары нигезендә, республикада 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр янгынга каршы үзгә режим кертелә.
 
МЧС һәм полиция хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп рейдлар оештырачак. Таләпләрне бозган очракларда гражданнарга 2-4 мең сум, вазифа биләгән затларга 15-30 мең сум, ә юридик затларга 200-400 мең сум штраф яный.
 
Куен дәфтәренә:
 
- кулдан ясалган электр җиһазларыннан файдаланмагыз;
 
- бер розеткага берничә электр приборы тоташтырмагыз, чөнки, розеткага артык көчәнеш килеп, ут кабыначак;
 
- кечкенә балаларга шырпы яки кабызгычлар бирмәгез, ут янында ялгызларын гына калдырмагыз;
 
- салютларны өйләр һәм биналар яныннан 30 метр читтә, ә сәнәгать һәм энергетика корылмалары яныннан 500 метр читтә генә аттырыгыз;
 
- салют кабызып җибәргәннән соң атмаса, 5-10 минут узмыйча янына бармагыз, салютны сүтеп тикшермәгез.
 
Янгын очрагы турында 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр бирегез.
 
Фото: пиксабай

---
Шәһри Казан
№ --- | 16.12.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы