|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2021 Җәмгыять
Илфат Фәйзрахманов Зимфира Гыйльметдинова турында: "Милләпәрвәрлек генераторы иде..."Әле дә ышанып бетеп булмый. Бүген "матбугат.ру"ның якын дусты, күренекле журналист Зимфира Гыйльметдинова туган ягына - Теләче районының Балыклы авылына алып кайтып җирләнде. Илфат Фәйзрахманов аның турында истәлекләре белән уртаклашып, болай дип искә ала: "2010 нчы ел. 22 нче май. Татжурлар клубы чираттагы үз Сабантуйларын оештырды. Зимфира безнең генератор, көлдерүче, җырлатучы, безгә йоклап китәргә ирек бирмәүче... Бик күп бәйрәмнәр, җыелышлар үткәрә идек. Сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Серләшәбез. Юктан гына кызык табабыз, ду киләбез... Татар мохитын гөрләтәбез. Яшьләрне татарлык мохитына тартабыз... Кыскасы, үзебез дә янабыз, үзебез дә көябез, башкаларны да яндырабыз... Үзебез дә тормышка, яшәешкә, татар журналистикасы халәтенә битараф түгел, башкаларга да битраф булырга юл куймыйбыз... Безнең бу клуб тормышына кызыгалар, безнең белән бергә булырга телиләр... Ә үзәктә, әйткәнемчә, Зимфира кайната... Бик авыр, бик кыен, бик кызганыч... Бүген ИДЕ дип сөйләшергә мәҗбүрбез. Зимфирабыз бүген инде безнең арада юк. Аны Аллаһы Тәгалә үз янына алды. Иртәрәк алды, аңа 54 кенә бит әле... Тик Аллаһы шулай дип тапкан, тегендә дә яхшы кешеләр кирәктер. Зимфирасыз бик кыен булыр. Әле узган атнада гына безнең редакциягә хәбәрләр җибәреп яткан иде бит...
Урының оҗмах түрләрендә булса иде. Анда безне дә каршы алырга язсын сиңа. Бергә күңеллерәк булыр. Без монда синең эшләреңне дәвам итәрбез. Тик син теләгәнчә, сыйфатлы итеп башкара алырбызмы, әйтә алмыйм, тик тырышырбыз. Милләпәрвәр идең. Синең белән бәйле хатирәләр бихисап, алар гел безнең белән бергә булыр.
Бу минем альбомымда сакланган кадрларның берсе..."
--- |
Иң күп укылган
|