|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2021 Мәдәният
Казанда «Яңа татар җыры-2" конкурсының финалы тәмамланды (ФОТО)Бәйгегә барлыгы 239 җыр килде. Финалга 118 җыр узды, шуларның 19 - балалар җыры. Шунысы игътибарга лаек: конкурсантлар арасында Татарстан гына түгел, ә татарлар күпләп яши торган башка төбәкләр, шул исәптән АКШ, Италия, Швеция һәм Казахстан вәкилләре да бар. "Быел җырлар саны әзрәк , әмма сыйфаты югарырак!" - диде проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов, ә жюри рәисе Рәзил Вәлиев исә : "Башкаручылар арасында быел профессиональ , популяр җырчылар бихисап! «- дип үз фикерен белдерде профессор Рәсим Ильясов. Бәйгенең җиңүчеләре 5 март "Яңа татар җыры -2" конкурсның Гала - концертында билгеле булачак. Исегезгә төшерәбез, конкурсның гомуми приз фонды - 2.300.000 сум. Оештыручылар әйтүенчә, быелгы Гала-концерт масштабы буенча узган елгы тамашаны да уздырачак.
--- |
Иң күп укылган
|