|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2021 Шоу-бизнес
![]() "Болгар радиосы" премиясен карадыгызмы - ошадымы?Бүген Казанда “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булды. Чара онлайн форматта узды. Эпидимиологик хәл сәбәпле 2020 елның музыкаль премиясен дә онлайн форматта үткәрделәр. Узган елны статистик мәгълүмат буенча онлайн концертны уртача 600 меңләп кеше караган. Айфон да уйнатылган иде. Быел да уйнаттылар. Быелгы тамашаны карадыгызмы? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады? Шушы сорауларны "Матбугат.ру" инстаграмында да элдек. 70 тән артык комментарий килде инде. Сез дә үз фикерләрегезне инстаграмыбызда яисә шушы язма астында калдыра аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|