|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2021 Экология
Японнар миллионнарча гектар Россия урманнарын сатып алганЯпониянең торак төзелеше лидерларының берсеннән саналган Iida Group Holdings компаниясе Русиянең урман экспорты буенча Russia Forest Products (RFP) компаниясенең 75 процент акциясен сатып алуы турында белдергән. Карарны Русия хөкүмәт органнары хуплаган. Хәзер шуңа ярашлы Япония холдингы 4 миллион гектар урманны кисү хокукына ия.
Iida Group белдерүенчә, бу алыш-биреш торак йортлар төзү өчен Япония базарына урман материалларын өзлексез озатуны тәэмин итәчәк. Килешү 2022 елның гыйнвар уртасыннан үз көченә керәчәк.
Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин ноябрь ахырында Ерак Көнчыгышта урман эшкәртү куәтләрен яңарту мөмкинлеген бирәчәк Япониянең зур бизнес-структурасы белән килешү төзелүен белдергән булган. Күрәсең, сүз шушы контракт турында барган.
Былтыр сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгыштагы урман сәнәгатенә бәйле хәл-вакыйгаларны "Бары тик файдалану алымы гына кулланыла" дип кискен тәнкыйтьләгән иде. "Бу бернинди кысаларга да сыймый" диде һәм 2022 елның гыйнварыннан ылыслы һәм кыйммәтле агачларны токымнарын читкә чыгаруны тыярга кушкан иде.
--- |
Иң күп укылган
|