поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.12.2021 Язмыш

Туйдан соң бер ай узуга, иремә хыянәт иттем

Кияүгә яратып чыкмадым. Бу адымым өчен бик үкенәм, чөнки үземне дә, иремне дә бәхетсез иттем. Мин бик ялгыштым.

Илсур – беренче мәхәббәтем. Мәктәптә укыганда ук бер-беребезгә гашыйк булып, бик озак очрашып йөрдек. Безнең мәхәббәттән көнләшүчеләр күп булды, ләкин арабызга җил-давыллар кертмәдек. Әти-әниләр дә үзара таныш иде, инде туганлашырга җыеналар иде. 
 
Тик барысы да идеаль була алмый. Түгәрәк бәхет кителә, диләр. Илсур белән холыкларыбыз охшаш безнең, ягъни икебез дә ут. Теге яки бу темага кызып китеп сөйләшсәк, бер-беребезгә юл куймый идек. Ләкин ничек тиз кызсак, шулай ук тиз тынычлана идек.
 
Ә бервакыт юктан гына шундый нык бәхәсләштек ки, бик озак сөйләшмичә йөрдек. Төшенкелеккә бирелгән чагым иде. Иптәш кызым кәефемне күтәрергә теләп кафега чакырды. Анда аның икетуган абыйсы Рәмис тә бар иде. Рәмис – бик күңелле, юморга бай егет, коеп куйган артист инде менә. Шундук кәефемне күтәрде. Ул кичтән соң да аралашуны дәвам иттек. Һәм танышуыбызга бер ай булгач, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
 
Төне буе уйладым. Илсур һаман элемтәгә чыкмый. Инде бер ай күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Имеш, характер күрсәтә. Мин дә беренче булып үзем бармыйм, билгеле. Шулай итеп, Илсурга үч итеп, Рәмискә ризалыгымны бирдем.  Бөтен туганнарым, якыннарым шаккатты. “Гөлназ, уйлап эшлисеңме соң?” - дип сүктеләр. Тик алар мине туктата алмады, мин Рәмискә кияүгә чыктым.
 
Туйдан соң Илсурдан смс-котлау килеп төште. Ничек сөенгәнемне белсәгез! Менә шул вакытта иң зур хата кылуымны аңладым. Мин Рәмисне бөтенләй яратмыйм бит. Бер ай буе көчкә түздем. Ул эштән кайтуга, ашарга да пешермәдем, өйне дә җыештырмадым. Сүз уңаеннан, без Рәмиснең фатирында яшәдек. Ул шулкадәр миңа гашыйк иде, барысына да күз йомды.
 
Туйдан соң бер ай узгач, мин Рәмискә хыянәт иттем. Беренче мәхәббәтем Илсур белән йокладым, чөнки аннан башка яши алмыйм, Илсурны гына яратам, миңа ул гына кирәк. Безнең очрашуларны Рәмисне шундук сизде. Инде барысы да билгеле булгач, мин Илсур янына күченеп киттем. Ә Рәмис әле дә кайтуымны сорап ялвара. Көн дә әти-әнием янына барып, мине ничек яратуы турында елый-елый сөйли. Тик миңа ул кирәкми...
Фото: pixabay.com
Гөлназ, Казан
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 09.12.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»