|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2021 Шоу-бизнес
Филипп Киркоровны 90 тапкыр хокук бозган өчен җәза көтәФилипп Киркоровка ЮХИДИ штрафларын тиешле срокта түләмәгән өчен 15 тәүлеккә кадәр административ сак астына алу яный. Бу хакта ТАСС яза. "Матбугат.ру" ачыклаганча, эстрада йолдызына карата 90 административ материал килгән. Закон нигезендә, Киркоровка җәза буларак административ штраф салу яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү билгеләнергә мөмкин.
Судта җырчының 90 тапкыр нинди хокук бозуы аныкланмый. Беркетмәләрне карау 14 декабрьдә җәмәгать судында узачак. Җырчы әлегә бернинди комментарий да бирмәгән.
Фото: Владимир Гердо/ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|