|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2021 Фаҗига
"Барысына да үзем гаепле!"Ундүрт яшьлек кызның чәчкә кебек гомерен өзгән, ә йөртүченең язмышын челпәрәмә китергән бу юл һәлакәте 2020 елның 13 апрелендә Башкортстанда Кушнаренко районының Шәрип-Первушино юлында була. Юл-транспорт фаҗигасендә алган яралардан кыз шунда ук һәлак була. Руль артында утырган яшь егет автомобилен ташлап кача. Полиция хезмәткәрләре аның кем булуын тиз ачыклый. Ул - 18 яшьлек Иван Федоров. Аның җиңел машина йөртү таныклыгы булмый.
Бүген Иван Уфаның Шакша бистәсендә урнашкан колония-поселениедә җәза срогын үтә. Ул РФ җинаять кодексының 264 нче маддәсе буенча җаваплылыкка тарттырылган - 5,6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Егет шулай ук каза күргән якка әхлакый зыян салган өчен 800 мең сум күләмендә компенсация дә түләргә тиеш.
Кызганычка каршы, бәла һәрвакыт уйламаган яктан килә шул. Бүген Иван да әгәр ул көнне рульгә утырмаган булсам, әгәр 14 яшьлек күрше кызын утыртмаган булсам, бәхетсез очракка тарымаган булыр идем үкенәдер. Чынлап та "Барысына да үзем гаепле",- ди ул хәзер. Тик дөньяда төзәтеп булмаслык хаталар да ясый шул адәм баласы...
Руль артында игътибарлы булыйк, җәмәгать! Юлларда игътибарсызлык, ашыгулар һәлакәткә китермәсен...
--- |
Иң күп укылган
|