|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2021 Криминал
Татарстанда кеше үтерү оештыруда гаепләнүче экс-глава тиешле җәза алачакРФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең беренче контроль-тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Хафизов сүзләренчә, Татарстанның элеккеге экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов тиешле җәзасын алачак. Ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.
Тикшерүчеләр фикеренчә, 2003 елда Садретдинов (бу вакытта ул Буа районы башлыгы вазифасын били) биредә яшәүче кешене үтерүне оештырган. Әлеге ир-атны «Квартал» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзалары өе янында атып үтергән, Садретдинов аларга 180 мең сум акча түләгән.
«Тикшерү вакытында ришвәт белән бәйле бүтән эпизодлар да ачыкланды. 2000-2006 елларда Садретдинов Буада яшәүче ир-аттан 600 мең сум күләмендә ришвәт алган. Бу вакытта, район башлыгы буларак, ул әлеге ир-атка шәһәрдә биналар һәм җир кишәрлекләре алуда ярдәм итәргә тиеш булган. Җинаять эше әлегә судка тапшырылмаса да, Садретдинов җәзадан качып котыла алмаячак», — диде Хафизов.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|