|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2021 Шоу-бизнес
Әнисен югалткан Лилия Гыйматдинова: “Нигә мине оныттың?” дип төшкә кердеЛилия Гыйматдинованың әнисе Дилбәр ханым быел июль аенда озак авырудан соң вафат булган иде. Мәрхүмә тәүге тапкыр җырчының төшенә кергән. Лилия шул хакта уртаклаша. "Төшемә керде әнием. Киткәннән бирле икенче тапкыр күрүем иде. Ап-ак бүлмәдә ап-ак карават өстендә ак киемнән, ак яулыктан ятып торды. Мине күргәч: "Нигә мине оныттың? Ник килмәдең?" - дип сорау бирде. Мин аны кочаклап елап утырдым. Аңа: "Нигә монда бер үзең ятасың? Әйдә сине үзебезгә алып кайтам!" - дип сорадым.. Уянып киткәч, үкси-үкси елап яттым... Ничек онытыйм, әнием! Көн дә синең турында уйлыйм, догалар укыйм.. Каберенә барырга, Мөслимгә кайтырга кирәк дип уйладым. Җаным тыныч түгел иде ничә көн... Миңа анда кайтудан фәтүә юк диделәр, зиратка юллар ябык, керә алмыйсың диделәр. Барыбер бардым. Килдем синең, яныңа, әнием. Сагынам, яратам..." - дип уртаклаша ул.
--- |
Иң күп укылган
|