|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2021 Бәйге
"Таяну ноктасы"нда "Тәэсир" бәйгесе турында сөйләштеләрВидеопродакшн кая бара? Татар видеороликларына нәрсә җитми? Тамашачы игътибарын бүген нинди контент белән җәлеп итәргә мөмкин? "ТНВ" каналының "Таяну ноктасы"тапшыруында "Тәэсир" бәйгесе турында сөйләштеләр. Исегезгә төшерәбез: әлеге бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. Җиңүчеләр ай саен билгеләнә. Иң кызыклы ролик авторларына 50, 30, 20 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. "Таяну ноктасы"на бәйгенең жюри әгъзалары, катнашучылар һәм җиңүчеләр җыелган иде. "Тәэсир" бәйгесе турында гына түгел, гомумән татар видеороликлары турында сөйләшергә яхшы форсат булды бу. Тапшыруның видеоязмасын сезгә дә тәкъдим итәбез:
|
Иң күп укылган
|