поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.11.2021 Язмыш

"Иремнең сөяркәсенә әйләндем..."

"Ирем бик яхшы кеше иде. Эчми, тартмый, яхшы гына акча эшли. Аның белән ике кыз үстерәбез. Шулай ун ел гомер узып та китте. Мин икебезне дә бәхетле дип уйлый идем. Әмма ирем читтә чуала башлады. Мин моны бик тиз аңладым, чөнки үз-үзен тотышы үзгәрде. Озак еллар бергә яшәгән иреңнең тын алышы үзгәрүен дә тоясың бит ул.

Яңа ел алдыннан икебезне дә аның эшенә корпоративка чакырдылар. Кем белән чуалуын күрер өчен ризалаштым. Кичә башында ук аның кем икәнен иремнең күзләренә карап таныдым. Ирем башкалар белән ихластан сөйләшсә, бу бөдрә чәчле, яп-яшь, чибәр кыз белән үзен кырыс тотты. Бу кыз барча ир-егеткә дә мөлаем булып күренә алырдай гүзәл зат иде. Ә мин бераз үземә кул селтәгән идем шул... Икенче балабыз тугач, симердем, акча гаиләдә калсын өчен спорт залларына, косметологларга да йөрми идем...
 
Шикләремә тагын да ныграк инану өчен өйгә кайткач шул кыз турында берничә сүз әйттем. Иремнең холкын беләм бит. Аңа шундый сүзләр ишетү кирәк иде. "Ул бик чибәр, сөйкемле һәм ашарга да синнән күпкә тәмлерәк итеп пешерә", - дип әйтеп салды. Исерек иде ул. Алмаш кием генә алды да чыгып китте. Иртән кайтыр дип көткән идем, "Аерылышуга гариза бирәм" дигән СМС-хәбәр генә килде.
 
Бик тиз аердылар безне. Мин кызлар белән фатирда торып калдым. Ирем шушы яшь хатын белән бездән ерак та түгел яши башлады. Үземне ничек яңадан кулга алуымны Аллаһ кына белә. Иремнең алименты безгә җитми иде, шунлыктан башка эшкә урнаштым. Башта чуалган начар уйлардан котылу өчен ат урынына эшләгәч, бик тиз югарыга үрләттеләр. Кәефем булмаса - косметологларга китәм, физнес-залга йөри башладым. Һәм ярты елдан мин танымаслык гүзәл хатын-кызга әйләндем.
 
Ирем кызлар янына еш килеп йөри иде. Аны һаман да ярата идем. Ул килгәндә үз-үземне ничек тыеп торуымны үзем генә беләм. Хәзер инде бөтенләй балаларны нык "сагына" башлады. Бераздан ул шактый интим комплиментлар да әйтә башлады. Ул килүгә табын тутырып аш-су әзерләп куям. Ә теге чибәркәй үзен ныграк ярата торганрак булып чыкты. Иремнең өс-башы да элеккечә түгел иде...
 
Бервакыт иремне бездә куна калырга чакырдым. Янәсе, кызларның әтиләре белән озаграк уйныйсы килә. Ирем бу тәкъдимне күптән көткәндәй шатланып ризалашты. Болар төнгә кадәр идәндә тәгәрәшеп уйнады. Балалар йокларга киткәч, үземнең яңа гына алган ачыграк халатымны киеп алдым... Бу төннең шулай тәмамланасын белә идем инде. Әйтәм бит, ун ел яшәгән иреңне яхшы беләсең инде ул.
 
Шулай итеп, ирем белән качып-посып очраша башладык. Без, чыннан да, бер-берсен шашып сөйгән сөяркәләргә әйләндек. Ярты елдан ирем кире кайтты. "Горурлыгың юк икән, ташлап чыгып киткән иреңне кире керткәнсең", - диючеләр дә булды. Юк, алай түгел. Ни өчен әле мин яраткан кешемнән баш тартып, аны икенче хатын-кызга бирергә тиеш? Ир бирмәк - җан бирмәк! Миңа башка кеше кирәкми, бары ул кирәк. Ни өчен мин балаларны әтисез калдырырга тиеш? Минем балалар тулы гаиләдә үсәргә тиеш.
 
Бу хәлләргә берничә ел үтте инде. Бик бәхетле яшибез", - дип язган социаль челтәрләрдә Алсу исемле хатын. Ә сез аларның шундый мөнәсәбәтләренә ничек карыйсыз?
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»