|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2021 Ир белән хатын
Ир фамилиясен алу гөнаһмы?"Узган саннарның берсендә, нәселен саклап калыр өчен, кыз кешегә үз фамилиясендә калу хәерле дип укыдым. Әгәр хатын ире фамилиясен алырга теләсә, бу гөнаһмы? Дин ягыннан караганда, ир фамилиясен йөртү рөхсәт ителмиме әллә?" - дип сорый Әлкидән Алсинә. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Бу мәсьәләгә ике яклы карарга кирәк. Без — гади кешеләр, шуңа да галимнәребезнең фикерләренә таянабыз. “Кабиләне алыштырмагыз”, — дигәнне хәзерге заманда дөрес аңларга кирәк. Минем фамилиям — Хәйруллин. Казанда меңәрләгән Хәйруллин бар, алар бөтенесе дә туганым дигән сүз түгел. Ягъни туганлык җепләре фамилиягә генә карап билгеләнми.
Кыз кешенең кияүгә чыккач, ир фамилиясенә күчәргә теләве начар түгел. Хатыным да Хәйруллина булды. Балаларыбыз, гаиләбез бер фамилияне йөртә. Аерым фамилия булу документ эшләрендә авырлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Башка кыенлыклар да килеп туа. Шуңа да икең бер фамилиядә булу җайлырак. Кызның үз фамилиясендә калырга карар кылуы — аның теләге. Ир фамилиясен алу хатын-кыз үз кабиләсенә, әти-әнисенә хыянәт итте дигән сүз түгел. Ә менә әтинең исемен (отчество) алыштырырга ярамый. Безнең җәмгыятьтә кәгазь зур мәгънәгә ия. Дәүләт каршында законлы ир белән хатын гына рәсми төстә гаилә булып санала. Шуңа да яшьләргә никах укытып кына калмаска, ЗАГСка барырга да киңәш итәбез.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|