|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2021 Сәясәт
Казан циркы директоры эштән куылганКазан циркы директоры Рамил Шәрифуллин ТР Мәдәният министрлыгы үткәргән хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре буенча үз вазифасыннан азат ителде. Бу хакта "Бизнес Онлайн" ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. "Үткәрелгән хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре буенча "Казан дәүләт циркы" директоры белән хезмәт килешүен өзү турында карар кабул ителде", - диелә циркны гамәлгә куючы Мәдәният министрлыгының рәсми хәбәрендә.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Шәрифуллинның кулына пычак тоткан килеш мәдәният учреждениесе территориясендәге кабинетларның берсенә керергә тырышуы турында язган идек. Соңрак директор бу хәл өчен гафу үтенде һәм үзенең кыланмышын "нервлар какшавы" белән аңлатты.
Фото: «БИЗНЕС Online»
--- |
Иң күп укылган
|