поиск новостей
Көн мәзәге
  • Маляр апа эш көнен подъездда дивар буяудан башлаган иде. Шәмәхә урманда кызыл балыклар җыеп тәмамлады.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Сентябрь
  • Гәүһәр Хәсәнова - язучы
  • Касыйм Шамил (1892-1981) - режиссер
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
Архив
 
25.11.2021 Җәмгыять

Казан циркы директоры гафу үтенде

Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин үзе катнашындагы низагка аңлатма бирде. Әлеге вакыйга мизгеле күзәтү камераларына эләккән һәм шау-шу чыгарды.

«Бу гамәлемне хата дип саныйм. Чын күңелдән гафу үтенәм. Бу авыр ел булды. Күптән түгел әтиемне югалттым, кызым бик озак авырып ятты, пандемия аркасында эштә борчулар барлыкка килде. Нервларым түзмәде», — дип язган цирк директоры үзенең аккаунтында.
 
Бүген иртән социаль челтәрләрдә Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинның эчүе һәм ошатып йөргән хезмәттәше белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга теләве турында мәгълүмат чыкты. Директор сөйгәнен хыянәт иткән дип шикләнә, дип яза Татар-информ.
 
Ир-ат цирк хезмәткәрен куркыткан һәм хатын-кыз аннан бер бүлмәгә кереп качкан. Бу хәлләр барысы да күзәтү камераларына эләккән. Видеода күренгәнчә, ир-ат ишек янына килә, шакый, әмма аңа беркем дә ачмый. Шунда ул пычак ала һәм ишеккә берничә мәртәбә кадый. Цирк кассиры директорны тынычландыра алган.
 
Бу хәлләрдән соң Татарстанның Мәдәният министрлыгы хезмәт тикшерүе оештырды. 
Фото: соцсети
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы