|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2021 Фаҗига
Автобус белән авариядә 45 кеше, шул исәптән 12 бала үлгәнБолгария трассасындагы авария нәтиҗәсендә 45 кеше, шул исәптән 12 бала һәлак булган, дип яза РИА Новости. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, автобус янган. Тикшерүчеләр фаҗиганең беренче сәбәпләрен атаганнар. Авария София-Благоевград трассасының 31 нче чакрымында булган. 52 кеше утырган автобуста җиде кеше, шул исәптән ике хатын-кыз һәм биш ир-ат кына исән калган. Аларның барысын да авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Фаҗиганең беренчел сәбәбе буларак көчле яңгыр яки машина йөртүченең руль артында йоклап китүен атыйлар. Фото: Stoyan Nenov/Reuters
--- |
Иң күп укылган
|