поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.11.2021 Җәмгыять

Алмаз Хәмзин: Бик борчылдым: кемнең юлына аркылы төшкәнмен, дошманым да юк бит, югыйсә?..

Минем беркайчан да башымда вакцина кадатмаячакмын дигән уй булмады. Ләкин бу афәтнең дөньякүләм фаҗига китереп чыгаруы халәтемә тискәре, җиңелрәк итеп әйткәндә, каршылыклы фикерләр таратты. Нигә дисезме?

Галәмнән, яки табигатьнең үзеннән килеп чыккан табигый хәвеф түгел бит бу. Җиһан нурланышыннан барлыкка килгәнме, кояш артыграк магнит давылы чәчкәнме, ниндидер адашкан астероид, комета җиргә бәрелеп алганнан соң шундый хәлгә килгәнбезме? Алай түгел бит, алай түгелЙ Ниндидер бәндәләр уйлап чыгарган вирусның таралуыннан чыккан фаҗига икән бит. Моның бу хәтле зур – дөньякүләм афәткә әверелүенә саксызлык гаепле булган. Бары саксызлык. Кеше түгел. Димәк, гаеплеләр юк. Вирус яткан-яткан да интегеп, ашарына бирмәгәч, фәнни лабораториянең ишеген ватып, чыгып киткән. Иң тәмлесе – кеше икән. Тотынган бу тамак туйдырырга, сайлап тормый: сары тәнлеме ул, акмы, карамы, кызылмы.
 
Мин әле качып йөрдем аннан бик озак. Ләкин ул мине эзләп тапты. Ел ярым элек госпитальгә кереп бикләндем шуның белән. Врачларга рәхмәт – бирделәр кирәген, миңа да эләкте: чәнчеделәр, кададылар, беркая чыгармадылар, моңа хәтле битлек кимичә йөргәнемне белеп, сүктеләр. Ашаудан калдым, тәм тапмадым. Үзләрен танып булмый – җир өстендә йөрсәләр дә водолазныкы кебек киемнәрдә – ир кешеме ул, хатын- кызмы, белмисең. Тавышлары скафандр эченнән көчкә ишетелә – калын.
 
Беләм, күрдем авыруларның ничек утырганнарын. Центнерлы-центнерлы ир-егетләр керде безнең палатага – берсеннән- берсе уздырып ютәллиләр. Госпиталь бомбага тоткан кебек. Куркусыз күзләрендә өметсезлек. Гомергә мондый хәлгә төшәргә язмасын!
 
Менә шушы мәхшәрдән соң ел ярым үтте. Аллага шөкер, исән-сау. Ләкин күңел тыныч түгел – җәмгыятебезнең үзендә вирус-чир. Монысы катлаулырак. Монысына вакцина бөтенләй табылмаган һәм уйлап табарга маташучылар да ишетелми. Нигә дисәң, шушы гадәти җай кулайрак бугай җәмгыять әһелләренә. Шундый әйтем бар: «Кому – война, кому – мать родная!» Пандемия тудыру да шул әйтемне куәтли сыман.
 
Ярый, хәзер без бар нәрсәгә кул селтәгән хәлдә йөрибез инде. Бездән төрле ысуллар белән робот ясыйлардырмы, яңартылган кануннарда хокукыбыз да калмаганлык төсмерләнә.
 
Мисалга мин гел үземне китерәм, шул укол кадату мәсьәләсендә дә, хокуксызлыкка да. Сайлауга барам, үземчә сайлыйм, минемчә булмый. Ат урынына эшлим, президенттан ким түгел – көн-төн, алардан аермалы буларак ял итә алганым юк, бу дөреслекне мин ант итеп әйтә алам (юк, әйтмим, оят), түрәләрнең төгәл күпме алганын белмим, чөнки мәктәптә укыганда без андый күп нольле саннарны үтмәдек.
 
Дәрәҗәле журналда эшлим. Үземнең бик популяр икәнлегемне әле генә сиздем. Вакцина ясатмаячагымны әйткәннән соң, биш минут та үтмәде, инстаграмда зур хәрефләр белән бу турыда хәбәр таратканнар. Менә бит, менә! Нинди бөек кеше икәнмен! Башка вакытта, кирәк булмасаң, сәлам бирүче дә юк.
 
Үткән елны, берәүләр минем исемне автор итеп язып, «Шүрәле» дигән поэма чыгарганнар интернетта, шул хәтле оятсыз сүзләр белән. Аны Түбән Кама шәһәрендәге «Тукай» балалар паркында ике көн буена динамик аша яңгыратканнар. Поэманы укучының тавышы да минеке төсле итәргә тырышып язылган. Бик борчылдым: ни өчен шулай эшләгәннәр, кемнең юлына аркылы төшкәнмен, бер дошманым да юк бит, югыйсә?.. Инде махсус органнар боларның эзенә төшәрләр дип уйлаган идем. Кыл да кыймылдатмадылар. Туры, гадел, дөрес, тәнкыйти, кайчак бераз кирерәк сүз әйтеп кара илебез үссенгә, уңышы, көче артсынга – хәзер килеп җитәләр, ә боларга әлегәчә шундый мәнсез мөнәсәбәт белән карау һәм тәрбияләү – икенче планда. Менә шул. Алда ниләр буласын Ходай Тәгалә дә белми торгандыр.
 
Хушлашмыйм.
 
Алмаз ХӘМЗИН

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.11.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»